Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирек Шәрипов: Бүген Ютазыда Татарстан һәм татар дөньясы өчен зур, мөһим вакыйга үтә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген Ютазы районының Әбсәләм авылында «Кымыз бәйрәме» Төбәкара фестивале үтте. Фестиваль 2нче ел оештырыла. Биредә «Татар информ» хәбәрчесе дә эшләде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — ТР конгресс бүлекләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ирек Шәрипов чараның татар халкы өчен мөһим бәйрәм булуын әйтте.
«Сезгә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның кайнар сәламнәрен җиткерәбез. Бүген Ютазыда Татарстан һәм татар дөньясы өчен зур, мөһим вакыйга үтә. Ат — татар кешесе өчен тормыш рәвеше, спорт, сәламәтлек һәм бизнес», — диде Ирек Шәрипов.
Шулай ук ул кымызның ифрат файдалы булуын ассызыклады. «Бу бәйрәмнең максаты — традицияләребезне саклап калу, асылыбызны онытмау. Кымыз — ул бик файдалы эчемлек. Аны эчегез, кулланыгыз һәм шифасын күрегез», — дип сөйләде ул.
Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге зур фестивальнең Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрелүе дә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз