news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ирек Мортазинга карата хөкем карары чыгарылды

Суд карары үз көченә керде, Мортазин суд залында ук сак астына алынды

(Казан, 26 ноябрь, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). Бүген Казанның Киров районы суды Ирек Мортазинны колониядә җәза срогын үтү шарты белән 1 ел да 9 айга ирегеннән мәхрүм итте. И.Мортазин ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә яла ягуда, аның шәхси тормышына кагылгысызлыкны бозуда һәм күрә алмаучылык яки дошманлык хисе уятуда гаепләнә.
Ирек Мортазин Россия Федерациясе Җинаять кодексының ике маддәсе (129 һәм 282) буенча гаепле дип табылды. Гаепләнүче 137 нче маддә буенча акланды.
Суд карары үз көченә керде, Мортазин суд залында ук сак астына алынды.
И.Мортазин үз гаебен барыбер танымады.
Искәртеп узабыз, башта прокурор гаепләнүчене 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итүне таләп иткән иде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100