news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Миңнәхмәтов ТР телевидение хезмәткәрләрен Бөтендөнья телевидение көне белән котлады

ТР медиатармагы күп төбәкләр өчен телевизион технологияләр актив үсешенең уңай мисалы булып тора, диелгән котлауда

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов Татарстан телевидение хезмәткәрләрен Бөтендөнья телевидение көне белән котлады.

"Бөтендөнья телевидение көне белән чын күңелдән котлыйм!

Татарстан медиатармагы бүгенге көндә Россия мәгълүмат киңлегендә әйдәп баручы позицияләрне били, күп төбәкләр өчен телевизион технологияләр актив үсешенең уңай мисалы булып тора.  

Татарстан территориясендә республика, шәһәр һәм район телекомпанияләре уңышлы эшли, федераль телеканалларның хәбәрчеләр пунктлары оештырылган. Ил тележурналистикасының иң яхшы традицияләре югары профессиональ дәрәҗәдә дәвам иттерелә, сыйфатлы телевидение продукциясе җитештерелә. Бу журналист, мөхәррир, оператор, монтажчы, техник хезмәткәрләр - экранда һәм кадр артындагы бөтен кешенең тырышлыгы.

Шунысы сөенечле: телевидение хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме Казан шәһәрендә зур күләмле телевизион проект - «Tөрквидение-2014» II халыкара телевизион җыр конкурсы үткәрү көненә туры килде. Ул 24 ил һәм Евразия төбәкләрендә 300 миллионлы аудиториягә трансляцияләнә.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезгә чын күңелдән яңадан-яңа иҗади казанышлар телим. Тормышны ничек бар, -  шулай чагылдырыгыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм һөнәри җиңүләр телим!" - диелгән котлауда.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100