Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирек Миңнәхмәтов "Татспиртпром" ААҖ генераль директоры итеп билгеләнде
ААҖ коллективына яңа җитәкчене ТР Премьер-министры тәкъдим итә
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген "Татспиртпром" ААҖдә яңа генераль директор тәкъдим ителде. "Татар-информ" агентлыгына мәгълүм булганча, Гиоргий Куприянов урынына җитәкче кәнәфиен Ирек Миңнәхмәтов биләде. Искәртеп узабыз: бүгенге көнгә кадәр И.Миңнәхмәтов Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына җитәкчелек иткән иде.
"Татспиртпром" ААҖ коллективына яңа җитәкчене ТР Премьер-министры, "Татспиртпром" ААҖ Директорлар Советы рәисе Илдар Халиков тәкъдим итте.
Белешмә өчен. Ирек Миңнәхмәтов 1980 елның 25 декабрендә Казанда туган. Казан дәүләт финанс-икътисад институты (2003), В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын (2008) тәмамлаган. 2000-2010 елларда "Чынгызхан" ҖЧҖ генераль директоры. 2008-2010 елларда - Казан шәһәре Думасы депутаты. 2010-2012 елларда "Татспиртпром" ААҖе генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары. 2012 елның августыннан октябренә кадәр - "Татмедиа" ААҖ генераль директоры. 2012 елның октябреннән ул Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгын җитәкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз