Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ирек Миңнәхмәтов: "Татарстан басма мәгълүмат чаралары РФ мәгълүмат киңлегендә әйдәп баручы позициядә тора"
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе матбугат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов Татарстан матбугат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Россия матбугаты көне белән котлады.
"Хөрмәтле журналистлар, наширләр һәм полиграфчылар! Һөнәри бәйрәмебез - Россия матбугаты көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу көнне россиялеләр күптәннән барлык массакүләм мәгълүмат чараларының һөнәри бәйрәмнәре буларак кабул итә. Заманча чынбарлыкны элеккечә үк газета, журналлар һәм китапларсыз күз алдына да китереп булмый. Басылган сүзгә ышаналар, аңа колак салалар. Хәзер дә, интернет челтәре, электрон массакүләм мәгълүмат чаралары үсеш кичерүгә карамастан, күпләр кәгазь исен һәм битләр кыштырдавын ярата.
Татарстан басма массакүләм мәгълүмат чаралары Россия Федерациясе мәгълүмат киңлегендә күптәннән һәм ышанычлы рәвештә әйдәп баручы позицияләрдә тора. Социаль әһәмияткә ия әдәбият, газета һәм журнал нәшриятларына дәүләт ярдәме белән республика халкы һәрчак Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендәге вакыйгалардан хәбәрдар.
Бүгенге бәйрәм көнендә сезгә югары профессиональлек, җаваплылык һәм үз хезмәтегезгә бирелгәнлек өчен рәхмәт белдерәм.
Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим", - диелгән Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Җәүдәт улы Миңнәхмәтов котлавында.
Фотосурәт Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз