news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирек Миңнәхмәтов Сабан туенда багги ярышларында җиңде

Татарстан Саба районы Миңгәр авылында үзгә Сабан туе узды

 (Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында кичә кичке Сабан туен бәйрәм итү кысаларында, багги узышларында җиңде.

Заезд нәтиҗәләре буенча, казанлылар Айдар Мадьяров һәм Владлен Цвелев икенче һәм өченче урынга чыкты.
Узышлар Сабан туеның иң күңелле мизгелләренең берсе булды. “Үз алдыма җиңеп чыгу бурычы куймаган идем, әмма шулай килеп чыкты. Шоу ясау, тамашачыларга тойгылар бүләк итү бурычы куелган иде”, - дип аңлатты Ирек Миңнәхмәтов. Аның сүзләренә караганда, ярышларга иң көчле спортчылар – Татарстан вәкилләре чакырылган.
Ярышларны оештыручылар ниятләгәнне тормышка ашырды. Бәйрәм кунаклары һәр катнашучыны сокланып, шау-шу килеп каршы алды.

Сабан туеның кайбер кунаклары нәкъ менә багги узышларын карар өчен бәйрәмгә килүләрен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot