Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ирек Миңнәхмәтов Минтимер Шәймиев белән төшкән фотосын челтәргә чыгарды
Фото янына “нашбабайвдобромздравии” дип язылган.
(Казан, 7 февраль, "Татар-информ"). “Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов бүген инстаграмда Татарстан Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән төшкән фото урнаштырды. Фото янына “нашбабайвдобромздравии” дип язылган.
Исегезгә төшерәбез, 25 гыйнварда Россия Президенты Владимир Путин Казанга килде. Казанда дин әһелләре белән очрашуда Татарстанның элеккеге Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашырга тиеш иде, әмма ул авыруы аркасында очрашуга килә алмады.
Шулай да Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов, Казан авиация заводы белән танышканчы, хастаханәгә кереп, Шәймиевның хәлен белгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз