news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Миңнәхмәтов: Миңгәр Сабан туе түләүсез һәм Татарстанда иң яхшысы булачак

Бәйрәмнең төп вакыйгасы билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты булачак.

Ирек Миңнәхмәтов: Миңгәр Сабан туе түләүсез һәм Татарстанда иң яхшысы булачак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында узачак Сабан туена керү башка еллардагы кебек үк түләүсез булачак. Шуңа да карамастан, оештыручылар аны киң масштабта уздырырга тырыша. Бу хакта “Татар-информ”га бәйрәм спонсорларының берсе,”Татспиртпром” АҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов әйтте.

“Миңгәр Сабан туе һәрвакыт бушка булды һәм шулай булып калачак та. Бары тик машина йөртүчеләрдән генә 100 сум акча алачаклар. Бу махсус җиһазландырылган, саклана торган тукталышта машина калдыру өчен алына”, - диде Ирек Миңнәхмәтов.

Моңа кадәр матбугат чараларында мәйданга керүне түләүле итәргә җыеналар һәм җыелган акчалар хәйрия максатларында тотылачак дигән мәгълүмат чыккан иде.

Миңгәр авылы Сабан туе Татарстан авылларында уза торган Сабантуйларның иң масштаблысы булып санала. Бәйрәмнең төп вакыйгасы билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты булачак. Ул 17-18 яшьлек батырлар арасында дөнья беренчелеге белән бергә узачак.

Моннан тыш, традицион булмаган ат чабышлары була. Анда катнашучылар арбага җигелгән эш атларында узыша. Шулай ук халык уеннары, триатлон, су ярышлары кебек чаралар да үткәрелә. Бәйрәм салют белән тәмамлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100