Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирек мәйданында Ленин һәйкәлен төзекләндерүгә 35 млн сум акча планлаштырылган
«Без тарихыбызга сак карыйбыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның Ирек мәйданында Ленин һәйкәлен төзекләндерүгә 35 млн сум акча тотылачак. Бу хакта алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының уналтынчы утырышында Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.
«Республика җитәкчелеге, Татарстан Хөкүмәте Владимир Ильич Ленинга һәйкәлне төзекләндерү турында карар кылды. Ремонтка 35 млн сум акча планлаштырылган. Хәзер бюстны, фундаментын торгызу эше үткәрелә», — диде парламент рәисе.
«Без аны 90 нчы елларда да кайбер демократик көчләр басымы астында да Ирек мәйданыннан алмадык. Без тарихыбызга сак карыйбыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
1954 елда урнаштырылган һәйкәлнең скульпторы Петр Яцыно һәм архитекторы Александр Гегелло. Ул мәдәни мирас объекты итеп танылган. 66 ел эчендә аңа бер тапкыр да ремонт ясалмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз