news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек куркыныч, чөнки син сайлап алырга тиешсең - шагыйрә Луиза Янсуар

Шагыйрә фикеренчә, бүгенге татар әдәбиятына танылу өчен яңа формалар гына түгел, колачлы караш та җитми.

Ирек куркыныч, чөнки син сайлап алырга тиешсең - шагыйрә Луиза Янсуар
Султан Исхаков

 (Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Бүгенге татар әдәбиятында прозаның чагыштырмача көчсез булуы иҗатчыларның мәктәп-университет-редакция кысаларыннан чыгып, дөньяны иркенрәк итеп күрергә мөмкинлекләре булмавы белән аңлатыла. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Луиза Янсуар "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында яшь иҗатчыларның проблемалары, өлкән буынның ни өчен яшь иҗатчыларны тәнкыйтьләве, иҗаттагы яңа формалар һәм "Яңа дулкын" сәхнәсенә элмәк күтәреп чыгу турында фикерләре белән уртаклашты.

“Ишек”нең максаты - эксперимент аша тормыш картинасы тудыру

- Луиза, Сезнең “Ишек” шигъри спектакльегез куелачак. Ни өчен мондый жанрга алынырга уйладыгыз һәм тамашачыга шушы шигъри спектакль аша анәрсә җиткерергә телисез?

- Бу жанрга алыну безнең өчен яңа әйбер түгел. Без “Калеб” кысаларында узган ел Рәдиф Гаташ шигырьләре буенча шигъри-музыкаль спектакль әзерләгән идек. Максат - шигърияттән тормыш картинасы тудыру. Шигырь кәгазьдә яшәгән вакытта аны кемдер укый, тәэсирләнә, кемдер, гомумән, битараф узып китәргә мөмкин. Шигырьләрдән сәхнәдә тормыш картинасын тудыру үзебез өчен дә бик кызыклы булды. Эксперимент буларак та кызыклы.

Гаташ шигърияте буенча спектакльне Тинчурин театры режиссеры Резеда Гарипова белән эшләгән идек. Бу жанрны яңаданкабатлау идеясе ел дәвамында күңелемдә йөрде дә йөрде. Һәм мин Резедага шалтыраттым, эшләп карыйк әле, дидем. Ул шунда ук, әйдә, диде. Шуннан килеп туган авантюра бу. Дәвамы нәрсә булып бетәчәге 27 апрельдә “Угол” сәхнәсендә күренәчәк.

Эксперимент дигәннән. Шигырь бит ул үзедә көтмәгән җирдән туа. Син тормыш агымында йөргәндә бер тыгызлыкка килеп кергән кебек буласың да, шуннан килеп чыга.
Сәхнә әсәре буларак эксперимент ясаганда мин үзем дә күп яңалык ачтым. Резеда миңа әйтә: “Луиза, бу инде синең шигырьләрең түгел. Бу инде синең кәгазьдә тудырган дөньяң түгел, монда мин хуҗа. Монда мин тудырган каһарманнар аша тамашачыга җиткерәчәк тарих, без бөтенләе белән шигърияттән киттек инде”, - ди. Ул актерлар белән эшләгәндә дә рифмага карамагыз, ритмга карамагыз, ә тарих тудырыгыз, яшәгез бу тарихны, ди. Ягъни,шигырьдән персонажларны, каһарманнарны тартып чыгара.
Шул шигырьләрдән хәзер музыкаль әсәрләр туып килә. Актерларның гадәти көндәлек тормышта мин кайчандыр язган шигырьләрне көйләп йөрүләре бик ошый. Ниндидер вакыйганы күреп алалар, урамда светофорга юлны узган вакытта гына да шигырь көйләп узалар. Бу бит минем турында, диләр. Аннан үзләренә мәгънәләр чыгаралар. Шуннан аңлыйсың - ничектер ул аларга үтеп кергән һәм алар үзләрендә шушы шигырьләр белән яшиләр. Күзәтеп тору минем өчен бик кызык.

“Без – барыбыз да ишекләр”

- Спектакльнең атамасы “Ишек” дип атала. Кемнең күңеленә бу ишек, кая бу ишек? Идеясе нәрсәдә аның?

- Ул шулхәтле очраклы рәвештә туды. Минем “Ишек” дигән шигырем бар һәм ул режиссерның күңеленә хуш килде. Минем үземә дә кадерле шигырь ул. Әйтергә теләгән фикерем белән кадерле шигырь. Башта без аны эш арасында гына шулай атарбыз дип уйлаган идек һәм аннан соң аңладык - ул шулай булырга да тиеш. Ягъни, ул аталган вакытта ук инде үз урынында булган.

Бу кешеләргә, бер-беребезгә илтүче ишекләр турындадыр, мөгаен, кешеләрдән дөньяга илтүче ишекләр турында. Без барыбызда әти-әни кушкан исемнәр белән йөрибез, мине Луиза буларак беләләр, кемнедер - Гүзәл, кемнедер Сәет, Раил буларак. Ләкин кешенең эчендә, аның җанында диик микән, эчке конструкциясендә бер генә кеше яшәми, анда бик күп персонажлар бар. Хәзерге көндә “күпкырлы шәхес - множественная личность” дигән термин бик популяр бит. Хәтта шундый шәхесләр барлыгын да беләбез, һәм менә мин үземдә дә сизәм аны. Аралашкан кешеләрем белән сөйләшкәндә дә бу теманы еш кузгатабыз. Кешедә бик күп кешеләр яши һәм бик күп ишекләр бар. Шул ишекләрнең кайсысын ачып керсәң дә, син бер кешегә генә юлыкмаска мөмкинсең. Мөгаен, “Ишек”, беренчедән, шуның турындадыр, кешенең үзендәге бик күп “миннәре” турында. Ул “миннәрнең” тормышның төрле ситуацияләрендә ниндидер үзгәрешләр кичерүе, ниндидер вакыйгаларга карата төрлечә мөнәсәбәт белдерүе турында.

Менә, мәсәлән, әйтәләр бит, Гитлер рәссам булып китсә, бәлки Гитлер булмас иде. Кешегә нинди факторлар тәэсир итә һәм ни өчен ул бу юлны түгел, ә икенчесен сайлый, ягъни, ул нигә бу ишектән түгел, икенчесеннән керә-чыга? Аңа кемдер шакыган вакытта да нигә ул тиешле вакытта ишекне ача алмый, бәлки, ул ишек соңрак кайчан да булса ачылырга тиеш булгандыр? Менә шушындыйрак фәлсәфә.

Спектакльның шундый бер лейтмотивы да бар: без - барыбыз да ишекләр. Кайчан кемгә ачкыч табасын беркайчан да белеп булмый һәм кайсы ишек аша килеп кергәннән соң, нәрсәгә юлыгасыңны да белеп булмый. Минем үземне әле репетициягә бик кертәселәре дә килми, мин бөтен серләрне, бөтен ачкычларны белеп бетермим. Сценариен бергәләп әзерләгәннән соң, хәзер эш процессы режиссер кулында, дилбегә – тулаем Резедәдә. Миңа калса, спектакльгә килгән кешеләр үзләрен күреп китәрләр һәм үзләренең тормыш ситуацияләрендә кайдадыр ялгышканнарына, нәрсәнедер эшләп бетермәгәннәренә, калган үкенечләренә юаныч табып китәрләр дип уйлыйм. Геройлар минем үземә дә бик кызыклы.

“Халык шигырьгә сусаган”

- Без еш кына безнең халык консерватив дип әйтергә яратабыз. Халык шушындый эксперементларны, шигырьне шундый формада бирүне кабул итәме?

- Мин үземнең тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам. Халык, мәсәлән, шул ук Рәдиф Гаташ шигырьләре буенча спектакльне бик җылы кабул итте. Кешеләрнең шигырьгә мөнәсәбәте, бигрәк тә яшьләрнеке, үзгәреп китте.Мәсәлән, бездә бит Рәдиф Гаташ мәхәббәт шагыйре, мәхәббәт поэзиясе вәкиле дип кабул ителгән, ләкин анда шундый күп катламнар ачылды. Мин үзем ул шигъриятне беләм дип йөри идем, ничә кат укылган бит инде, мин аның бөтен томнарын укыган, ул безнең буынга остаз булган кеше. Спектакльнең логикасын төзер өчен кайбер шигырьләрен карый башладык - берсе артыннан берсе социаль катлам ачылды, иҗтимагый шигырьләр ачылып китте.

Без анда персонаж итеп перчатканы керттек. Рәдиф абый, спектакльне карагач: “Минем мондый шигырем дә бар икән”, - дип, үзе өчен дә яңалык алып кайтып китте.
Миңа калса, халык шигырьгә сусаган. Бүген без менә Белла Ахмадуллинаның туган көнендә сөйләшеп утырабыз. Халык Белла Ахмадуллиналар, Евтушенколар, Вознесенскийлар, безнең Равил Фәйзуллиннар, Гаташлар чорындагы кебек мәйданнарга чыгып сәхнә тоткан, рупор булып яңгыраган шигъриятне түгел, бераз гына аның катлауландырылган төрен, ярдәмче детальләр, музыкальме, шул ук сәхнә детальләреме кертелгән формада биргәнне көтә. Чөнки без бүген бик нәзберек, безгә бик күп мәгълүмат керә, без бик күп нәрсәләрне карыйбыз, күрәбез, укыйбыз һәм инде сайлап ала башладык.

Миңа калса, бүген бу форманы драматургия аша бирү иң үтемлесе. Минем үземә русча яза торган бер шагыйрә, Дана Сидерос ошый, ул Казан кызы. Аның шигырьләре буенча Россиянең бер шәһәре кызыклы поэтик спектакль эшләгән иде. Мин шуны караганнан соң гел гаҗәпләнә килдем. Чынлап та, ул шигырьләрне бер төрле күрәсең, ә спектакль итеп икенче формада биргәннәр. Шуңа күрә ул бүген бик оптималь жанр. Без драматургияне сайлап ялгышмыйбыздыр, дип уйлыйм.

Аннан соң бит бездә заманында шигырьгә нигезләнгән музыкаль драмалар булган. Бәлки, киләчәктә шушы юнәлештә үсеп китәр иде. “Калеб”тә шул юнәлеш үсеп китсә, Гүзәл дә, (“Калеб” җыены җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова - ТИ) без барыбыз да бик шат булабыз инде.

- Ничек уйлыйсыз, шигырьне танытыр өчен нәрсә кирәк? Бер юнәлешне Сез күрсәттегез инде экспериментлар. Икенче яктан караганда, бәлки, шагыйрьләрнең үзләреннән нәрсәдер сораладыр?

- Ә шигырь бүген бик популяр ул, гәрчә еш кына аны шигырь дип әйтеп бетереп булмаса да. Бүген социаль челтәрләрдә һәркем шигырь язып элә һәм аларны үзенең битенә күчереп ала. Аннан карап-карап торасың да инде - алар арасында шигырь дигәне бер 20 процентлап булырга мөмкин. Алай булса бик әйбәт әле ул.

Шигырь популяр, кеше шигырьгә сусаган, ләкин күпчелек очракта югары, затлы, зәвыклы дәрәҗәдәге шигырьне аралап ала гына белми.

Мин берничә ел дәвамында шагыйрь Эльнар Байназаров белән берлектә социаль челтәрләрдә “Татар поэзиясе” дигән сәхифә алып бардым, хәзер ул безнең бераз сүрелебрәк китте. Заманында, без бик тырышып эшләгәндә – көнгә егермешәр, егерме бишәр пост элеп барган вакытта - бик күпләр үз битләренә күчереп алалар иде. Туган көн турында, әти-әнигә багышланган, тематик шигырьләр сорыйлар иде. Затлы, зәвыклы, катлаулы фәлсәфәсе булган шигърияткә авыррак үтеп керәләр, билгеле, ләкин ул беркайчан да масса өчен булмады. Масса өчен булганда, мәйданнардан, стадионнардан яңгыраган вакытта да, аның катлаулысы түгел, ә менә шундый бәреп торганы халыкка баштарак барып җитә. Үз зәвыгына туры китереп, укучы инде аны сайлап ала.

Хәтерләсәгез, Эльвира Һадиеваның бик матур экспериментлары булган иде, сүз уңаеннан ул “Белла” премиясен алды. Илшат Рәхимбай, Алмаз Сәмигуллин белән аларның клиплары бар иде. Шигъриятне менә шулай итеп танытырга була, ул бик матур форма. Без энтузиастлар бит инде барыбыз да. Әмма әдәбиятны таныту, пропаганда ясауны ниндидер системага да салырга кирәктер. Совет заманында, аңлашыла инде, нинди алшартлар белән популяр булганлыгы, аны бик пропагандалаганнар, хәзерге көндә ул энтузиастлар кулында.

“Яшьләрнең өлкән буын өчен якын темадан китүе өлкәннәргә ошамый”

- Өлкән буын язучылары тема ярлылыгы бар дип әйтәләр. Өлкән буынның яшьләргә карата дәгъвасы бар - форма эзләргә теләп, кешегә аңлашылмый торганрак ниндидер катлаулы образлар тудыралар, диләр.

- Ул табигый әйбер, миңа калса. Яшь буынның да үз дәгъвалары бар өлкән буынга. Аларның да яшьләргә үз дәгъвалары бардыр.

Тема ярлылыгына килгәндә. Мин алай димәс идем, чөнки нәрсә генә булса да, шигърият ул авырткан җирләрне дә, вакыйгаларны да иң беренче булып чагылдыручы. Чөнки ул рефлексиядән килеп туа, эмоциональ башлангычтан. Проза барыбер ниндидер анализ ясап, логикасын булдырып, утырып эшләнә торган әйбер ул. Шигърият, әйткәнемчә, эмоциональ башлангыч һәм шуңа күрә шагыйрьләр нәрсә күрәләр, нәрсәне чагылдыралар, шуны язалар.

Бәлки, безнең чынбарлыгыбыз, яшәешебез ярлылана барадыр, алай булырга да бик мөмкин. Бәлки, ул күпмедер дәрәҗәдә яшьләрнең өметсезлеге белән дә бәйледер.
Без күптән түгел генә Камал театрының кече сәхнәсендә яшьләр белән “Яңа дулкын” үткәрдек. Һәм аларга бик каты бәрелделәр инде, үзәкләренә үтәрдәй сүзләр әйттеләр. Яшь иҗатчыларның бер вәкиле - Гөлназ Газизова язып чыккан мәкаләне күпләр укыгандыр, аның кире эчтәлеген сөйләп тору кирәкмидер. “ Без шундый чорда яшибез, без кысаларга кертелгән, безне беркем дә якламый, без бүген шушындый халәттә һәм безнең темаларыбыз да шуннан килеп чыга”, дип язды ул. Миңа калса, бу табигый. Яшьләр тарих турында да язалар, мәхәббәт лирикасы да бик көчле. Мин бүгенге яшьләрнең шигърияте ярлыдыр дип әйтмәс идем. Бәлки, ул өлкән буынга ошамыйдыр яшьләрнең алар өчен якын булган темалардан читкә китүләре. Алар бу шигърият аша чынбарлыкны тотып карый алмыйлар, бу чынбарлык аларның кулларыннан шуып чыгып китә.

Безгә нинди генә мөнәсәбәт белдерсәләр дә, кабул итсәләр, кабул итмәсләр дә, өлкән буынны кадерләү - безнең бурыч. Бу табигый әйбер, аталар һәм балалар проблемасын, тормышның кануннарын әле беркемнең дә үзгәртә алганы юк.

Икенче сорауга килгәндә. Формалар дигәндә, без бит инде бөтен чорларны да үттек. Ак шигырьгә күчеп карауларны да, 60 елгыларның экспериментларын да. 1960 елларда үзләре бик нык экспериментлар ясаган шагыйрьләр бүгенге яшьләрнең экспериментларына шикләнебрәк карый. Мөдәрис абый Әгъләм һәм Зөлфәт иҗатларының башында ничек традицион формаларны үз итсәләр, шуңа гомере буе тугры калганнар. Хәзер дә бар андыйлар.

Монда ниндидер дөнья бетерердәй яңалык булырга мөмкин дип әйтмим. Күп укыйбыз бит инде, жюри составында булып та, төрле конкурсларга килгән шигырьләрне дә.Әгәр дә шагыйрьнең техникасы бар икән, килгәндә үк була ул аның. Әгәр ул ул ритмны, рифманы тоймый икән, аны бернәрсә дә эшләтеп булмый, нинди генә эксперимент ясамасын, нинди генә традицион формада язмасын - ул барыбер булмый инде.

“Нигә шигырь “чәйнәп каптырылган” булырга тиеш?”

Ә рифма, ритм, бөтен техниканы тоемлап килгән кеше, тәҗрибә туплый-туплый, үзенең төп мотивларын шигърияттә чыгара ул барыбер. Мин шигъриятнең форма эзләве генә түгел, ә эчке асылы беренчел дип исәплим. Форманы теге вакытта да эзләгәннәр, гасыр башында да. Пушкиннарга, тагын кемнәргәдер ияреп карап, “Көмеш чор” поэзисендә дә эзләгәннәр. Барлык әдәбиятларда.

Бөтен чорларда да шагыйрь форма эзли. Әйтәләр, рус шигъриятендә Бродскийдан соң, аның кебек шигъриятне үзгәртеп ташлап, ниндидер яңа сүз әйткән шагыйрь барлыкка килсен өчен тагын бер-ике гасыр үтәргә тиеш. Әмма шул ук Бродскийга күпме генә иярмәсеннәр, купме генә аның кебек язарга тырышмасыннар, асылында нәрсәдер ятмый икән, беркем дә ул була алмый.

- Кемдер халыкчан, бөтен кеше дә аңларлык итеп яза, кемдер символлар белән яза. Безнең кайбер яшь буын шагыйрьләр шундый итеп язалар, укыгач нәрсә икән дип баш ватырга кирәк.

- Әйбәт бит. Нишләп әле баш ватмаска, нишләп әле чәйнәп каптырылган булырга тиеш шигърият? Төрлечә яза торган шагыйрьләр бар. Менә безнең саф лирик шагыйрь бар - Рифат Сәлах. Аның шигърияте традицион формада һәм аның лирикасы бик матур. Аны укыйсың һәм ул кадәр баш ватарга кирәк түгел. Бар, мәсәлән, Йолдыз, бар Булат, аларында баш ватарга кирәк. Лилия Гыйбадуллина – анда ике як та бар, ул ике яклы көзге кебек, аңлаешлы лирика да дип әйтик һәм катлаулы моментлар да. Аларның бөтенесендә дә үзенеке генә булган мотивлар, үзенеке генә булган темалар, һәрберсенең үз катлаулылыгы бар.

Мин Башкортстандагы шагыйрьләргә сокланам. Алар шундый гади, аларда җырлап тора торган шигъри матур форма. Алар катлауландырмый. Үзләре дә әйтәләр - сез катлауландырасыз, диләр. Ләкин бүгенге әдәбиятта, постмодернистик формаларны күреп, укып караган, үзләштергән, үзе аша үткәргән шагыйрьләр нишләп әле аларны үзләренең шигъриятендә чагылдырмаска тиеш? Мәсәлән, Милорад Павич бар, без аны укыйбыз бит, катлаулы хәзәр сүзлегенә кайта-кайта, битләрен актара-актара укыйбыз. Миңа калса, төрлелек булырга тиеш.

- Каян килә ул катлаулылыкка омтылу?

- Кешенең үзеннән киләдер. Чөнки син үзең нинди, шигъриятең шундый. Без Равил абый Фәйзуллиның бөтен шигырьләрен аңлыйбызмыни? Роберт абый Әхмәтҗановның бөтен шигырьләрен аңлыйбызмы? Алар катлаулы түгелмени? Ләкин шул ук вакытта аңлыйлар бит, аңлаучылар да бар.

“Без – арбалы хатыннар”

- Камил Кәримов әйткән иде - без яшь чакта берничә генә хатын-кыз шагыйрь, язучы бар иде дип. Хәзер, киресенчә күренеш күзәтелә. Шушы “Калебтә” дә күзәтелә, ни сәбәпле, моның сәбәпләре нәрсәдә?

- Әйе, без “Калебтә” үзебезне арбалы хатыннар дип йөрибез. Хатыннар уфалла арбасын тарткан кебек, “Калебне” хатын-кызлар тартып барганга күрә шулай дип исәплибез. Шаяру инде үзара, егетләр дә бар, Аллага шөкер.

Мин 1998 елда шигърияткә килгәндә инде бу турыда сүз бара иде. Кыр казлары кебек тезелешеп килде бер төркем, диделәр, алар арасында Гөлнур Корбанова, Эльмира Җәлиловалар, Энҗе Авзаловалар бар иде. Ул вакытта абзыйлар бик пошыналар иде шигърият кызлар кулына кала дип. Пошынырга кирәк түгел, чөнки хәзер дөнья да хатын-кыз кулына кала бара, нигездә. Шуңа күрә чорның күпмедер дәрәҗәдә матур да, күпмедер дәрәҗәдә моңсурак та чагылышы бу. Хатын-кыз ир-атка таянып яшәсә, матур булла, әлбәттә. Әмма ул бүген дөнья йөген дә тартырга мәҗбүр. Хатын-кызлар бүгенге көндә шигърияттә генә түгел, бөтен җаваплы урыннарда да үзләренең егет икәнлекләрен күрсәттеләр.

- Бу яхшымы, начармы?

Рәдиф абыйның шундый сүзе бар: “Нәрсә генә булмасын, хатын-кыз кылыч күтәреп кемнеңдер юлына каршы төшәргә һәм кемгәдер кизәнергә өндәмәс һәм шигърияттә дә шулай”.

Күптән түгел генә Чаллыда Лилия Гыйбадуллинаның иҗат кичәсен үткәрделәр. Шунда Әлфия Ситдыйкова дигән Чаллы шагыйрәсе шундый сүз әйтте: “Мин сокланам. Безнең буынга бу күренеш бик үк тәтемәде һәм өлкән буыннарда минем бу күренешне сездәге кебек дәрәҗәдә күзәткәнем булмады. Мине сезнең бер-берегезне кадерли белүегез, бер-берегезне ихластан яратып, үзегезгә генә бикләнеп ятмыйча, бер-берегезнең иҗатын пропагандалавыгыз сөендерә”, - диде. Бәлки, бу безнең арада күбрәк кызлар булганга киләдер. Егетләр бит алар барыбер бер-берсенә көндәш, аларга беренче булырга кирәк. Ул дөрес тә булмас иде, егет кеше икенче егет янында үзен мин шәбрәк дип куймаса. Шулай тиеш. Ә кызлар алар барыбер агымсу кебегрәк, ташны да урап уза ала. Кайсыдыр бер мизгелдә урап узып булмый торган вакытта туктап, мөлдерәп тә торалар, шуңа күрә, бәлки, бу кызлар булу белән бәйледер. Миңа калса, бик матур күренеш. Сезгә дә рәхәттер бит шулкадәр матур шагыйрә кызларның булуы.

“Бүгенге прозада сирәк кешене генә укый алам”

- “Ялкау әдәбиятны шигырь баса” дигән фикер бар, моның белән килешәсезме?

- Килешәм. Ялкау дип әйтергә кирәк микән аны, белмим, ничек әйтергәдер? Мин булдыксыз дип әйтмәс идем бүген иҗат итә торган яшьләрне. Ялкау дигән төшенчә миндә шик уята, ләкин прозадан башка әдәбият әдәбият түгел. Әдәбиятны тотып торучы нәрсә ул – проза. Әле яңадан әйләнеп кайтып, “Болганчык елларны” укыдым. Гасыр башы әдәбиятындагы кайсы гына әсәрне укысаң да, ул бүгенге көн кебек - без һаман да шунда, без һаман да каядыр ыргылмадык. Нәкъ менә шул чорның прозасына сусау яши. Шул ук Мөхәммәт Мәһдиевләр, моннан егерме, утыз, кырык ел элек, аннан алдарак булган прозаикларга сусау. Ул безнең бүгенге прозабыздан канәгать булып бетмәвебездән киләдер, дип уйлым мин.

Мин бүгенге прозадан бик сирәк кешене укый алам. Шигъриятне мин бик көтеп алып, яратып укыйм. Язып карарга омтылучылар бар. Рөстәм Галиуллин – яшь прозаик, аннан кала да проза язып үзен сынап караучылар бар, Рүзәлдә дә булды, аннан башка да бар андыйлар. Бәлки, шагыйрь булып башлаган кешегә чорын чамалап бетерү өчен утызлар, кырыклар кирәктер әле.

- Ни сәбәпле проза әсәрләре язучылар юк?

- Бездә бик күп проза әсәрләре язучылар. Ләкин кызыклы, бүгенге укучы чит ил әдипләрен читкә алып куеп, нәкъ менә үзенең татар телендә язылган проза әсәрләрен укый торганнары күп түгел.

“Ялкында” берзаман шундый күренеш булды - балалардан проза әсәрләре күп килә башлады. Карыйбыз – алар яки телесериалларга нигезләнгән, яки Зифа Кадырова әсәрләренең ниндидер бер вариацияләре кебек. Бу да начар түгел бит, әгәр дә кеше 9, 10, 11 классларда шулай язып үзен сынап карый, фикерен прозага төшерә икән, әйбәт күренеш. Бер елга якын шундый тенденция булды, 5, 6, 7 класс балаларынан бик матур проза әсәрләре килә башлады, без бик сөенгән идек Йолдыз (Йолдыз Миңнуллина, “Ялкын” журналының ул чагындагы редакторы - ТИ) белән. Бәлки, ниһаять, шигъри буын түгел, ә проза яза торган буын килер? Бик мөмкин. Шуңа күрә, яңарак кына башланган, әле дәвам итә торган “Үз юлым” – “Своя строка” дигән конкурста нәкъ менә шул проза язучылар өчен иде. Ул бушлыкны, миңа калса, менә бу балалар үсеп җиткәч тутырырлар.

“Без һаман авылны сагынабыз”

- Сәбәбен әйтеп булмый инде?

- Сәбәбен мин әйтә алмыйм, ялкаулыкта түгелдер дип уйлыйм. Бәлки, кемнедер үпкәләтер безнең сүзләр. Беренчедән, сәбәбе аның безнең үзебезнең кысаларыбыздан чыгып, дөньяны иркенрәк итеп күрергә мөмкинлегебез булмаудандыр. Икенчедән, теләмәвебездәндер, бәлки. Ортодоксальлек менә шушында күренә.

Ул “Яңа дулкынны” үткәргән вакытта күренде. Сәхнәдә шундый күренеш - депрессиянең соңгы чигенә җиткән, күңеле ярсынган кыз бала каршында элмәк. Бөтен җирдә инде шул элмәкне яздылар - нинди аның шигыре, нинди фикер җиткерергә тели режиссер шушының аркылы? Әйтерсең, безнең дөньябызда ул элмәк юк, әйтерсең, безнең дөньябызда депрессия юк. Без күрергә теләмибез, без һаман да шул авылны сагынабыз, кыңгырау чәчәкләренә җиләк салып ашаган, чишмә суларын эчеп үскән балачагыбызны, яшьлегебезне сагынабыз. Чынбарлыкны күрергә һәм аның белән килешергә теләмәвебездән килми микән ул дигән шик бар.

- Мөхәммәт Мәһдиевне укыйм дип әйтәсез, анда да шул сагыну бит инде?

- Чынбарлык картинасы тудырып бирүче прозаиклар алар 1 -2 генә. Мин алардан калганнарында бугенге тормыш шартларын, бүгенге чынбарлыкны күрмим. Ә миңа ул кирәк, чөнки үземнең чорымны аңларга, үземнең заманымны ваемларга кирәк. Мәсәлән, мин балалардан сорыйм, ни өчен сез укыйсыз чит ил прозаикларын, кемнәрне укыйсыз, кемнәр якын сезгә һәм нәрсә аласыз? Алар аны аңлатып бирә алалар. Алар да шул ук мәктәп программасына кергән прозаикларны укыйлар. Кешегә бүгенгене бөтен түбән, куркыныч, аяныч яклары белән дә күрсәтеп бирергә кирәк.

- Димәк, проза язачак кешеләр үсәчәк дип ышанасыз?

- Балаларның миңа ошаган әсәрләре булды. Һәрхәлдә, алар курыкмый, миңа шунысы ошады. Алар безнең татарга, безнең милләткә хас булмаган ниндидер моментларны тотып алырга һәм әйтергә дә курыкмыйлар. Бу аларның яшьлек максимализмыннан да киләдер. Һәм без шуннан курыкмаска өйрәнсәк, кысаларны кичеп чыга алачакбыз.

“Ирек – куркыныч, чөнки сайлап алырга тиешсең”

- Совет заманында без хәзер дә укый алырлык әсәрләрне тудыручы язучылар булды, ә бүгенге заманда ничек?

- Ирек бит ул куркынычрак. “Кысалар” дигән вакытта мин система турында гына әйтмим. Система - аерым тема, без бу турыда күп сөйләшә алабыз, журналистлар бигрәк тә күп сөйләшә алалар бу темага.

Язучылар турында сүз алып барган вакытта минем кешенең үзенең ниндидер эчке йомылуы, ераккарак китеп карап, масштаблырак рәвештә күз төшереп карарга теләмәве турында әйтәм.

Менә совет чорын алыйк. Переделкиноларга чыгып китеп, Коктебельләрдә ял итеп, төрки республикалардан, союздаш республикалардан килгән язучылар белән аралашып яшәүләре турында сөйлиләр. Кайсы язучыдан гына интервью алма, шул чор хакында сөйлиләр. Бүгенге көндә андый мөмкинлек юк, иҗат кешесе университетны бетерә, укуын дәвам итә. Яшь автор үзе каядыр тәвәкәлләп яки әти-әниләре читкә чыгарып җибәрмәсә, ул шушы кысаларда алга таба яшәвен дәвам итә. Аңлашыла инде, соңыннан бу үзенең җимешләрен бирә башлый, чөнки аның дөньяга киңрәк картинасы юк.

- Ирек куркынычрак дидегез, нәрсәсе белән куркыныч?

- Ирек куркынычрак, чөнки син нәрсәнедер сайлап алырга тиешсең. Сиңа юл биреп, шул юл буенча гына бармаган очракта яшьлектә ул куркыныч. Олыгая-олыгая, кеше үз умырткасын булдыргач, мөгаен, нәкъ менә шуңа таба барырга кирәк икәнлеген аңлыйдыр да.

- Хәзерге яшь язучыларга элеккеләргә караганда авырракмы?

- Алай димим, һәрберсенең үзенең авырлыгы булгандыр. Ләкин бүгенгеләргә ничек авыр икәнен мин үзем шушы ноктадан күреп торып әйтә алам.

- Нәрсәсе авыр инде?

- Алар өчен шушы ирек йөге дә авырдыр, бәлки. Алар кая барып бәрелергә белмичә йөриләр. Яза торган кешегә барыбер бер-берсе белән күрешми, аралашмый тору мөмкин түгел. Нәрсә генә булмасын, нинди генә чор булмасын, барыбер яшьләр “тусовкаларга” җыелганнар - язучылар берлегеме ул, башкасымы, ансыз булмый. Ниндидер энергия алмашы, нәрсәнедер бергәләп тудырырга омтылу кирәк.

Шушы “Яңа дулкынга” авторларны җыйган вакытта, безнең “Ялкынга”, “Иделгә” килеп, ниндидер конкурслар аша шушы мохиткә кереп киткәннәре бар. Алар шулай дәвам итеп баралар инде, алдагы конкурсларда катнашалар, тагын киләләр. Аннары университет, аннары ул берәр редакция тирәсенә килергә мөмкин, анда эш юкмы икән дип һәм алга таба да шулай дәвам итә.

Ләкин башкалары да бар. Мәсәлән, Гөлназ Газизова дип әйтеп үттем бит. Гөлназ бөтенләй башка өлкәгә - банк өлкәсенә кереп киткән кеше, аның бу дөньяга карашы да икенче. Дания Нәгыймуллина дигән шагыйрә бар, ул икенчерәк, ләкин барыбер шушы иҗади мохиткә килеп кергән кеше.

Шулай бәргәләнеп йөргән иҗат кешеләре алар бер “тусовка”га килеп керсәләр, алга таба, бәлки, берләшеп нәрсәдер тудыра алалардыр, юк икән,гомере буе да бәргәләнеп йөрергә мөмкиннәр.

“Иҗатка килгән яшьләр гомер буе ипотека түләячәкләрен беләләр”

- Бүтән өлкә кешесе, - композитор Рим Хәсәновның әйткән сүзе бар: “Безнең композиторлар дөньякүләм әсәр барлыка китерсен өчен, карашы, фикерләре киң булырга тиеш. Әма ләкин карашы киң була алган кеше автомат рәвештә руслаша һәм татар иҗатчысы булудан туктый”. Нигә шулай?

- Ә аңа монда нинди мөмкинлекләр, шартлар тудырыла? Менә бүгенге көндә нәрсә авыр дигән сорау булды. Иманым камил, һәр чорның үз авырлыклары булгандыр. Бу сүз иреге, система белән бәйле. Бүген яшьләргә нәрсә авыр? Иҗатка килгән яшьләр моның белән тамак туйдырмаячакларын беләләр. Алар ашау-эчү, дөнья көтү өчен мөмкинлекләрне каяндыр башка җирдән зләргә тиеш. Алар гомер буе ипотека түләячәкләрен беләләр, 15-20 елга сузыламы ул, бар гомеренә сузыламы... Алар ирекле, сүзләрен ирекле итеп әйтә алалар, нәрсә язасылары килсә, шуны яза алалар, ләкин аларның шушы иреге нәрсәдер бәрабәренә сатып алынырга тиеш. Без үзебез дә әле күпмедер дәрәҗәдә шулай.

Язучылар берлегенә чиратка басып фатир алырга да өметләнә алмыйбыз, кайдадыр ялларга чыгып китеп, иҗади аралашуга да өметләнә алмыйбыз. Моның әйбәт ягы да, начар ягы да бар. Мин әйтмәс идем иҗат әһелләре руслашадыр дип, мөгаен, ул үзенең дөньясындагы нәрсәдәндер ваз кичәдер.

Минем өлкәнрәк буыннан ишеткәнем бар: “Ничек инде милләтеңне яратмаска мөмкин, ничек инде үз илеңнең патриоты булмаска мөмкин?” Ләкин мин беләм - үземнең яшьтәшләрем арасында да, миннән өлкәнрәкләр арасында да, балаларын конкрет каядыр Европага укытырга җибәрергә дип максат куеп, берничә телне белә торган итеп укытып үстерәләр. Алар балаларының филология, иҗат тирәсенә баруын хупламыйлар, аңа баштан ук икътисад, халыкара мөнәсәбәтләр кебегрәк өлкәне сайлыйлар, шундый шарт куеп үстерәләр. Чөнки ата-ана белә - татарчасы белән, милли рухы белән генә тәрбияләнеп үссә бу бала әллә нәрсә җимерә алмаска мөмкин, ә каядыр китеп, ул, бәлки, кеше булырга мөмкин.

“Үз илеңдә пәйгамбәр булып булмый”

- Проза юк дип әйттек бит. Шул ук вакытта, мәсәлән, русча язучы татарларны санап чыга алабыз, аларны күренекле язучылар дип әйтергә була. Мәсәлән, Шамил Идиатуллин, Гүзәл Яхина прозада иҗат итәләр.

- Арада шигырь язучылары да бар, мәсәлән, Алена Каримова, “Идел” журналында эшли. Бәлки, без аны үзебезнең Казаныбызда кадерләп бетермибездер, ләкин Мәскәүдә - рус дөньясында - аның кадере бездәгегә караганда күбрәк.

Ул бик аңлаешлы күренеш инде - үз илеңдә пәйгамбәр булып булмый. Бу очракта санап карарга кирәк рус телендә укый торган аудитория күпме дә, татар телендә укый торганы күпме? Бигрәк тә шигырьне укучы. Прозаны әле ул әзме-күпме барыбер укырга мөмкиннәр.

Без яңадан шул ук тел, шартлар, бездә ничек, анда ничек дигән шушы түгәрәк боҗра эченә кереп утырабыз да һаман тиен кебек йөгерәбез. Димәк, безгә проблеманы үзебездән эзләргә кирәк. Димәк, без үзебезнең талантларыбызны кадерләп җиткерә алмыйбыз. Үз телләрендә иҗат иткән язучыларның әсәрләрен тиешле дәрәҗәдә әҗере булуы, кайдадыр яңгырау мөмкинлеге булуын тәэмин итә алмыйбыз.

Мәсәлән, төрле проектлар бар. Экспериментлар дигәннән, “Уголда” беренче тапкыр куябыз. Безгә анда барган экспериментларны күзәтеп тору бик кызыклы. Безнең рус мәдәниятын, рус телендә үткән чараларны яктырту өчен төрле мәйданнар бар. Берәү генә дә түгел, берничә алар. “Калеб”кә исә инде ничәнче ел, Аллага шөкер, Камал театры сәхнәсен биреп торалар, әйдәгез, эшләгез дип кенә торалар, анысы өчен бик зур рәхмәт.

Менә без язучылар берлегендә репетицияләр үткәрәбез. Кич белән, кеше эштән кайтып беткәч. Рәхмәт Данил абыйга, безгә Тукай клубын бирә. Ләкин безнең үзебезнең мәйданыбыз, оябыз юк. Һәм шунысы да бар бит - ничә еллар буе ниндидер чараларны үткәрә торган оешма бар икән, энтузиастлар бар икән, аларны бит инде күрмичә мөмкин түгел. Бөтенләй ишетмичә мөмкин түгел, гел белмиләр түгел. Ләкин, туктагыз әле кызлар, егетләр, сезгә, бәлки, ярдәм итә алырбыз дип беркемнең килгәне юк. Без үзебез ишекләрне бәреп керә торган халык булмагач, үзебез дә оялчанлык күрсәтәбез, дип әйтимме, тәрбия күрсәтәбез. Әти-әниләр шулай тәрбияләгән, сорама, бирерләр, балам, дип.

Бу шулай ук күпмедер дәрәҗәдә безнең мәдәниятка булган мөнәсәбәтне күрсәтә. Минем кемнедер тәнкыйтьләп әйтәсем килми. Шул ук вакытта кайбер зурдан кубып үткәрелә торган чараларны күзәтеп торабыз. Татарстаныбыздагы. Арасында безнекеләр дә бар, милли булмаганнары да бар. Кайсыларының ничек финанслануын да беләбез.

Болар барысы да иҗат кешесенең үз илендә үзен ничек тоюына тәэсир итә.

 Луиза Янсуар (Луиза Николай кызы Шарова) 1981 елның 13 августында Татарстан Республикасы Питрәч районы Кәвәл авылында туа. Балачак һәм үсмер еллары Янсуар авылында уза. Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга керә. 2003 елда университетны тәмамлый һәм 2003-2006 елларда Р.Ганиева җитәкчелегендә аспирантурада укый. 2007 елда Казан дәүләт университетында «XX йөз татар әдәбиятында «кораб» (көймә) образ-символы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
Беренче шигырьләре район газетасы «Алга»да, «Ялкын» журналында, «Сабантуй» газетасында дөнья күрә. Л.Янсуарның «Күзен ача умырзая» исемле беренче шигъри җыентыгы 1998 елда дөнья күрә һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан бик җылы каршы алына. 2002 елда «Мәгариф» нәшриятында «Мин күкләргә кайтам» дигән исем астында шагыйрәнең икенче шигырь китабы басылып чыга. 2005 елда — «Болан кызы», 2007 елда «Без өргән учак» җыентыклары дөнья күрә. Шагыйрә С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия, “Белла” халыкара премия, М.Җәлил исемендәге республика премияләре лауреаты.2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100