news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Кадамовны Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы итеп билгеләделәр

Ирек Кадамовны Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы итеп билгеләделәр
Фото: https://16.mchs.gov.ru

Ирек Кадамов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Указны кичә Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

«РФ Президентының 2024 елның 6 ноябреннән указы нигезендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы вазифасына эчке хезмәт полковнигы Кадамов Ирек Илгиз улы билгеләнде», – дип күрсәтелгән ведомство сайтында.

Моңарчы Кадамов республика баш комитеты башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы иде.

  • Кадамов Ирек Илгиз улы – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы. 1971 елның 25 мартында ТАССРның Сарман районы Җәлил бистәсендә туган.
  • 1992 елда Вольск югары тыл хәрби училищесын, 2003 елда Казан дәүләт университетын, 2013 елда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт янгынга каршы хезмәте академиясен, 2021 елда Казан милли тикшеренү техник университеты магистратурасын, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт янгынга каршы хезмәте академиясенең Үсеш институты Югары идарә академиясен тәмамлаган.
  • 1992 елдан 2001 елга кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәрби частьләрендә командир вазифаларында хезмәт итә. 2001 елда Чистайда Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Гражданнар оборонасы башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. 2004 елдан 2011 елга кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Яр Чаллы идарәсе башлыгы була.
  • 2011 елдан 2015 елга кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матди-техник тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары булып хезмәт итә. 2015 елдан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгының кризиска каршы идарә буенча урынбасары, ә 2019 елдан башлыкның беренче урынбасары була. 2023 елның декабрендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде.
  • Татарстан Республикасы атказанган коткаручысы.
  • «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының икенче һәм беренче дәрәҗә медальләре, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ведомство медальләре белән бүләкләнгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100