Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирек Кадамов Чернобыль АЭСындагы авариядә һәлак булучыларны искә алды
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов Радиацион аварияләр һәм фаҗигаләрдә һәлак булучыларны искә алу көнендә татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
- 38 ел элек Чернобыль АЭСында авария булды. Бу һәлакәтнең аяныч нәтиҗәләре республикада һәм бөтен дөньяда әле дә сизелә.
Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерү эшләрендә Татарстан Республикасының өч меңнән артык кеше катнашты. Бөтен илдән, шул исәптән Татарстаннан килгән Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның, радиациягә каршы көрәшүчеләрнең батырлыгы һәм фидакярлеге фаҗиганең масштаблары тагын да арту ихтималын сизелерлек киметергә ярдәм итте.
«Без Чернобыль сабакларын яхшы хәтерлибез һәм мондый хәлләр бүтән кабатланмасын, гражданнарның иминлеген арттыру, шулай ук әлеге фаҗиганең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның истәлеген кадерләп саклау өчен бөтен көчебезне куябыз», - дип искәртте Кадамов.
Радиация йогынтысыннан зыян күргән гражданнарны сәламәтләндерү белән шөгыльләнүче республиканың төп учреждениеләреннән берсе – ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ш.С.Каратай исемендәге республика тернәкләндерү үзәге. Ул ачылганнан бирле унике меңнән артык «чернобыльче» һәм радиация йогынтысыннан зыян күргән гражданнарның башка категорияләре квалификацияле медик-психологик дәвалау курсы узган.
«Чернобыль авариясен бетерүдә катнашкан геройлар, дөньяны радиация һәлакәтләреннән коткарган һәм коткаручы барлык кешеләр алдында башыбызны иябез! Без якташларыбыз белән горурланабыз һәм аларның исемнәрен беркайчан да онытмаячакбыз. Алар кирәк булганның барысын да эшләгән, кеше гомерләрен саклап калу өчен үз тормышын куркыныч астына куйган», - дип сүзен төгәлләде ведомство вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз