Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирек хәзрәт Җиһаншин суның хәләл булу шартларын атады
«Хәләл» стандартлары комитеты рәисе чишмәдән алынган суның хәләл булуын әйтте.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Суның хәләл булуы аның скважинадан чыкканда нинди ашлама катламнарыннан һәм фильтрлардан чыгуыннан тора. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат очрашуында Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе Ирек Җиһаншин сөйләде.
«Су скважинадан чыкканда, аның нинди ашламаларны узуын һәм скважинадан чыккач нинди фильтрлар аша үтүен белергә кирәк. Фильтрлар хайван сөякләреннән ясалган күмердән тора. Ул күмер дуңгыз яки башка шундый хайван сөякләреннән эшләнгән булса, су хәләл була алмый», — дип сөйләде ул.
Ирек Җиһаншин сүзләренчә, чишмәдән алынган су хәләл була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз