news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирек хәзрәт Җиһаншин суның хәләл булу шартларын атады

«Хәләл» стандартлары комитеты рәисе чишмәдән алынган суның хәләл булуын әйтте.

Ирек хәзрәт Җиһаншин суның хәләл булу шартларын атады
Солтан Исхаков

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Суның хәләл булуы аның скважинадан чыкканда нинди ашлама катламнарыннан һәм фильтрлардан чыгуыннан тора. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат очрашуында Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе Ирек Җиһаншин сөйләде.

«Су скважинадан чыкканда, аның нинди ашламаларны узуын һәм скважинадан чыккач нинди фильтрлар аша үтүен белергә кирәк. Фильтрлар хайван сөякләреннән ясалган күмердән тора. Ул күмер дуңгыз яки башка шундый хайван сөякләреннән эшләнгән булса, су хәләл була алмый», — дип сөйләде ул.

Ирек Җиһаншин сүзләренчә, чишмәдән алынган су хәләл була.

news_right_1
news_right_2
news_bot