news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Һадиев: Авылларда нәселебезне барлауга игътибарны арттырсак иде

«Шәҗәрәләр төзеп, балаларыбызны нәселебезгә карата хөрмәттә тәрбияли алсак, киләчәгебез өметле, ышанычлырак булыр иде», - диде белгеч.

Ирек Һадиев: Авылларда нәселебезне барлауга игътибарны арттырсак иде
Абдул Фархан

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев авылларда шәҗәрәләр төзүгә, нәселне барлауга игътибарны арттырырга кирәк дип саный.

«Һәр авылның зираты шунда гомер иткән соңгы биш буынның шәҗәрәсе теркәлгән калын, зур китап кебек. Зиратта ташы куелып, исемнәре төгәл язылган булса, шәҗәрә төзүнең беренче этабын – зираттан башларга да була. Шәҗәрәләр төзеп, балаларыбызны нәселебезгә карата хөрмәттә тәрбияли алсак, киләчәгебез өметле, ышанычлырак булыр иде», - диде ул «Мәчкәрә укулары» төбәкара конференциясендә.

Аның әйтүенчә, иң төп, кирәкле мәгълүмат архивларда саклана. «Беренче чиратта, авылның элекке имамнары, авыл муллалары алып барган метрика дәфтәрләрен (кенәгәрләрен) төп чыганак дип саный алабыз. Бүген шушы мәгълүматларны табу гына түгел, аңлау да чикле. Чөнки алар гарәп теле графикасында язылган. Хәзрәтләр гарәп язуын таный, шәҗәрәсен эзләгән кешеләргә ярдәм дә итә ала», - диде ул.

«Архивлардан тыш, шәҗәрә төзүдә китапханәләр дә ярдәм итә алыр иде. Китапханәләрдә гарәп язуын танучы яки элекке чыганаклар белән эшли алучы белгечләргә дә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Шәҗәрә төзү гаиләдә сакланган документлар, хатирәләр, ата-бабаларыбызның сөйләгәннәреннән башланып китә. Авыл советы, район архивы, республика архивында да мәгълүматлар саклана», - ди белгеч.

Ирек Һадиев Татарстан Милли китапханәсендә 2008 елдан бирле Татар археографиясе дигән китаплар сериясе нәшер ителүен искәртте. Аның 28нче чыгарылышы Милли китапханәдә саклана торган элекке шәҗәрә документларына багышланган.

«Татар дөньясында исемнәре, эш-гамәлләре белән шөһрәт казанган нәселләрнең шәҗәрәләре тупланган басмалар күп. Татар галиме Марсель Әхмәтҗановның да татар шәҗәрәләренә багышланган өч томлы китабы бар. Без археографик сәфәрләргә дә чыгабыз, халык белән элемтәдә торабыз. Үзләрендә сакланган китапларны алып килеп, бүләк итүчеләр дә бар», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100