Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирек Фәттахов һәм Айдар Сөләймановка Шаляпин исемендәге республика премиясе тапшырылды
Җырчылар Ирек Фәттахов һәм Айдар Сөләйманов Федор Шаляпин исемендәге республика премиясенә ия булды. Егетләргә премия Шаляпинның туган көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән спектакль алдыннан тапшырылды.
«Үткән ел Федор Иванович Шаляпин юбилее билгесе астында узды. Ил буенча узган масштаблы мәдәни чаралар Россия мәдәнияте палитрасын бизәде. Татарстан Республикасы да Шаляпин исеме белән бәйле булды – республика халкы бу исем белән горурлана. Үткән ел музыка сәнгатендәге яшь башкаручылар өчен премияне гамәлгә кую белән дә тарихта калыр», – диде лауреатларны котларга чыккан Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
«Һәр яшь башкаручы үзенең әлеге бөек исемгә кагылышлы булуын тойсын. Мин бүген бик шатланып талантлы яшьләргә бу премияне тапшырам», – диде ул.
«Без бик шат – республика премиясенең беренчесен безнең солистыбыз алды. Аның бас тавышлы булуы да игътибарга лаек», – дип Ирек Фәттахов белән журналистларны таныштырды театрның әдәби бүлек мөдире Жанна Мельникова. Ул Ирекнең студент чагында Шаляпин стипендиясенә ия булуын да искәртте.
Икенче лауреат Айдар Сөләймановны «Йолдызлык» фестивале тәкъдим иткән. «Музыкаль уку йортларында укучы һәр кеше Шаляпин романсларын һәм арияләрен башкара. Мин шушы премиягә лаек булуым белән бик шатмын. Мин 35 яшемдә бу премияне алып өлгерә алдым», – диде Айдар журналистларга.
Хәзерге вакытта Казанда Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале бара. Бүген – Шаляпинның туган көнендә тамашачыга Мусоргскийның «Борис Годунов» спектакле тәкъдим ителде. Дирижер – Василий Валитов.
- Ирек Фәттахов - Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты һәм Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокаль сәнгате кафедрасы укытучысы. «Татар моңы» халыкара җыр конкурсы лауреаты.
- Айдар Сөләйманов – Татарстанның атказанган артисты, «Йолдызлык» арт-резиденциясе артисты, Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокаль сәнгате кафедрасы укытучысы.
- Федор Шаляпин исемендәге республика премиясе 2 елга бер мәртәбә тапшырыла. Премия һәр лауреатка 200 мең сумны тәшкил итә.
- Федор Шаляпин исемендәге республика премиясе 18 -35 яшьтәге яшь иҗатчыларга музыкаль һәм вокаль сәнгатьтәге казанышлар өчен тапшырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз