news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Фәйзуллин Ренат Ибраһимовның вафаты хакында: Шулай иртә китүе бик кызганыч

Ирек Фәйзуллин Ренат Ибраһимовның вафаты хакында: Шулай иртә китүе бик кызганыч
Динә Газалиева

РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин кичә кич Мәскәүдә 74 яшендә вафат булган җырчы Ренат Ибраһимовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Иң күңелле хатирәләр генә хәтердә калачак, - дип искәртте министр. - Шулай иртә китүе бик кызганыч».

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агиев хушлашу мәрасимендә атаклы якташы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

«Ренат Ибраһимовны барысы да ярата иде – Татарстанда да, Советлар Союзында да, Россиядә дә. Ә дөньяда ничек яраталар иде аны! Аның белән Кубада узучы фестивальгә килгәч, бөтен дөнья яшьләре аның җырларын сокланып тыңлады. Бөтен дөньяда аның белән горурландылар һәм алга таба да горурланачаклар! Якты истәлегең күңелләрдә мәңге сакланыр!» - диде ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе.

Мәскәүдә Ренат Ибраһимов белән хушлашу мәрасиме дәвам итә. Төрле конфессия вәкилләре артистны искә алу һәм соңгы юлга озату өчен Мәскәү Җәмигъ мәчетенә җыелды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100