Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирек Фәйзуллин: Россиядә торак сату кимесә дә, борчылырга сәбәп юк
Россиядә торак сату кимеде, әмма вазгыять тотрыклы кала һәм җитди куркыныч тудырмый. РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин «Россия-24» телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Торак сату кимесә дә, борчылырга сәбәп юк. Гаилә, IT-ипотека һәм башка кайбер юнәлешләрдә генә ташламалы ипотека алу мөмкинлеге кимеде. Бу, әлбәттә, сатуга йогынты ясый», - дип аңлатты Фәйзуллин.
Министр шулай ук Россия Банкы гамәлләренә уңай бәя бирде. Ул искәрткәнчә, инфляция кимегән очракта алдагы перспективада төп ставка төшәргә мөмкин, бу исә күчемсез милек базарына файдага гына булачак.
«Зур күләмдәге торакка ихтыяҗ булачагына әзер торырга кирәк», - дип сүзен төгәлләде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз