news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Фәйзуллинның коронавируска анализы тискәре нәтиҗә күрсәткән

Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушев һәм аның урынбасары Дмитрий Волков коронавирус белән авыруы билгеле булды.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Россия төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин ведомствоның башка җитәкчеләре белән бергә коронавируска тест тапшырды. Бу хакта министрлык матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Недвижимость хәбәр итә.

«Алар барысы да коронавируска тестлар тапшырды, әлегә башка уңай пробалар табылмады», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев коронавирус белән хастаханәгә салынган, шулай ук Covid-19 инфекциясе аның урынбасары Дмитрий Волковта да табылган.

Төзелеш министрлыгы башлыгы вазифаларын башкаручы итеп министр урынбасары Никита Стасишин билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100