Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ирек Фәйзуллин: Ярдәм чаралары төзелеш тармагындагы пандемияне җиңәргә булышты
2021 елда Татарстанда 85 миллион квадрат метрдан артык торак сафка бастыру ниятләнә.
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Пандемия вакытында Россиядә төзелеш тармагы тулаем алганда ярдәм чаралары, шул исәптән ташламалы ипотека нәтиҗәсендә яхшы күрсәткечләргә иреште.
РФ төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин «Татарстан 24» телеканалы өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
«2020 елдагы — пандемиянең беренче елындагы нәтиҗәләр күрсәткәнчә, тулаем алганда төзелеш тармагында торак сафка бастыру буенча, илебездә гамәлгә ашырыла торган төзелешнең барлык төрләрендә дә күрсәткечләр яхшы булды. Сәнәгать, юллар төзелешендә нәтиҗәләр узган еллардагыга караганда югарырак. Монда юл һәм торак төзелешендә ярдәм чаралары, шул исәптән ташламалы ипотека зур роль уйнады», — диде министр.
Ул китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 2020 елда 82 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, 2021 елда 85 миллион квадрат метрдан артык торак сафка бастыру ниятләнә, ә 2022 елга исә рациональ максатларда амбициоз план (90 миллион квадрат метр) билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз