news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Фәйзуллин: Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр яхшырак җыела башлады

Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хезмәтләрнең эш сыйфаты гражданнарның хакимияткә мөнәсәбәтенә йогынты ясавын искәртте.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 1 мартка булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда, 0,4 процентка яхшырак (94,1% тан 94,5% ка кадәр) җыела башлаган. Республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстанда ТКХ өчен түләүләрнең еллык уртача күләме югары дәрәҗәдә - 98,6% диде докладчы. Иртәгә Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтеләчәк дип искәртте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалыкның әһәмиятле булуын искәртте. «Халыкның кәефе безнең җылылык, су белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыкларын чыгару кебек мәсьәләләрне хәл итүдән тора. Торак-коммуналь хуҗалыкның эш нәтиҗәлелеге кешеләрнең хөкүмәткә мөнәсәбәтен булдыра», – диде ул.

Киңәшмә азагында Татарстан Президенты тармак хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100