Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ирек Фәйзуллин татарстанлыларны Бөтендөнья архитектура көне белән котлады
"Замана архитекторлары татарстанлыларның тормыш киңлекләрен матур, якты һәм уңайлы итә", - диелгән котлауда
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүген бөтеньдөнья архитекторлары үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин татарстанлыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
"Йөзәр еллар уза, әмма безгә мирас итеп калдырылган архитектура матурлыгы һәм гармониясе шул килеш кала. Татарстан архитектура традициясе кабатланмас һәм үзенчәлекле. Безнең горурланырлык һәм сакларлык биналарыбыз бар.
Архитектор һөнәре модадан чыга торган һөнәр түгел. Ул һөнәр булудан тыш, сәләт, талант, язмыш та. Бүген архитекторларның үзен аямый торган хезмәте дәүләт дәрәҗәсендәге бурычларны чынга ашыруда булыша. Республикада авыр икътисади чор булуга карамастан, торак төзелеше күләмен югары дәрәҗәдә саклау, сәнәгать өлкәсендә катлаулы проектларны, социаль-мәдәни объектларны чынга ашыру өстендә эшлибез, ел саен заманча эш ысуллары һәм технологияләр кертеп сыйфат ягын яхшыртабыз. Монда сезнең хезмәтегез зур.
Алда зур һәм кызыклы эшләр, иҗат һәм осталык өчен зур мәйданчыклар көтә. Замана архитекторлары татарстанлыларның тормыш киңлекләрен матур, якты һәм уңайлы итәчәгенә ышанам", - диелгән Ирек Фәйзуллин котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз