news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Фәйзуллин: Татарстанлыларның 50,3 проценты ТКХ хезмәтләре өчен онлайн түли

Республикада яшәүчеләр Хөкүмәткә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча ешрак мөрәҗәгать итә башлаган.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләрнең 50,3 проценты торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен онлайн түли, дип белдерде республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Министр шулай ук республикада яшәүчеләрнең Хөкүмәткә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча ешрак мөрәҗәгать итә башлавын әйтте. Ел башыннан алып барлыгы 12,8 мең мөрәҗәгать килгән, бу 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда 1,2 меңгә күбрәк. Мөрәҗәгатьләрнең 68 проценты — йорт милкен карап тотуга, 10 проценты торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләргә кагыла.

Татарстанның кайбер районнарында торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләр буенча берникадәр бурыч җыелган. Әйтик, Югары Ослан һәм Әгерҗе районнарында ул өч айдан артып китә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100