news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Фәйзуллин: Татарстан йортларындагы җылыту системаларының 89,7 проценты әзер

Рөстәм Миңнеханов республика районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.

Ирек Фәйзуллин: Татарстан йортларындагы җылыту системаларының 89,7 проценты әзер
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Татарстанда социаль өлкә объектларында капиталь ремонт бара. Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, Татарстанда йорт эчендәге җылыту системаларының 89,7 проценты әзер. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә шул хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде.

10 мең 807 йортта эчке җылыту системасы әзер (89,7%).  Кама-Тамагы, Чистай, Азнакай, Зеленодольск һәм Нурлат районнарында, шулай ук Казанда бу күрсәткеч уртачадан түбән.

Хәзерге вакытта 16 мәктәпнең 14ендә, 12 коррекцион мәктәпнең 7сендә һәм 94 балалар бакчасының 12 сендә капиталь ремонт төгәлләнгән.

Моннан тыш, Татарстанда 224 меңнән артык гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.

2018 елда 42 мәдәни объектны ремотлау планлаштырылган, шуларның 19ында эшләр төгәлләнгән. Шулай ук 28 яшүсмерләр клубының 21е һәм 38 республикка җирлеге Башкарма комитетының 31 бинасы ремонтланган.

Татарстанда агымдагы елда 114 поликлиниканың 101 объектында ремонт планлаштырылган.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасыры Р.К. Нигъмәтуллин да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100