news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Фәйзуллин министрлыкта дәүләт хезмәтләре һәм рөхсәт бирү эше белән шөгыльләнәчәк

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында шулай ук Ирек Фәйзуллин кураторлык итә торган мәсьәләләрнең киңәюе дә мөмкин, дип искәрттеләр.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Ирек Фәйзуллин РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары вазифасында төзелештә дәүләт хезмәтләре өлкәсендәге проектларны үстерүгә һәм ведомствода рөхсәт бирү эшчәнлегенә кураторлык итәчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Бу министрлыкның төзелеш һәм рөхсәт бирү эшчәнлеге дәүләт хезмәтләре өлкәсендәге проектларын һәм программаларын гамәлгә ашыру белән бәйле», - дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында искәртүләренчә, ведомство тарафыннан «Торак һәм шәһәр мохите» дигән киң колачлы илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында вице-премьер Марат Хөснуллин белән киңәшләшкәннән соң, министрлыкта Ирек Фәйзуллин кураторлык итә торган мәсьәләләрнең киңәюе дә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100