news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Фәйзуллин: «Хезмәт иминлеге тиешенчә булдырылмаган»

Ел башыннан республиканың төзелеш мәйданчыкларында 4 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Республиканың төзелеш тармагында хезмәт иминлеген тәэмин итү буенча чаралар җитәрлек дәрәҗәдә түгел, дип белдерде ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортындагы киңәшмә барышында хәбәр итте.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислеге астында үткән киңәшмәдә министрлык һәм идарә җитәкчеләре, муниципаль район һәм төбәкнең алдынгы оешма башлыклары катнашты.

"Дүрт авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Мин тагын бер тапкыр игътибарыгызны юнәлтәм: елны уңышсыз башладык. Гыйнвар – март: Югары Ослан, "Күпер төзелеше" (Мостостроительное) идарәләрендә югарыдан егылып төшү очраклары булды. Шундый ук фаҗигале хәлләр Чаллы "Татавтодор " филиалы", "Җир асты технологияләре"ндә (Мәскәү, анысы да безнең оешма) булды. Яшел Үзәндәге "Галимов" шәхси оешмасында әйбер җимерелү очрагы теркәлгән, – дип, республика статистика мәгълүматларын китерде Татарстанның Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Ел башыннан алып, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 337 тикшерү үткәрелгән. “Татарстан Республикасы төзүчеләре Бердәмлеге" үзидарә оешмасы 145 компанияне тикшергән. Әмма моңа карап кына фаҗига саны кимеми. Бу атнада гына да реконструкция ясалган "Шамов хастаханәсе" һәм Замелекесьедагы йортта куркынычсызлык кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланган.

Төзелеш мәйданнарында чисталык та җитеп бетми. "Җитәкчеләреннән территорияләрен җыештыруны сорыйм. Бүген күп кенә мәйданнар чүплек кебек. Төзелеш чүп-чарын вакытында чыгаруны тәэмин итергә кирәк", – дип мөрәҗәгать итте район башлыклары һәм төзелеш оешмалары җитәкчеләренә Ирек Фәйзуллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100