news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Фәйзуллин: Дәүләти булмаган торак экспертиза органында аккредитацияләнгән белгеч юк

Рөстәм Миңнеханов ялганчы экспертларны прокуратурага бирергә чакырды.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы үткәргән тикшерү нәтиҗәләре белән таныштылар. Сүз дәүләти булмаган торак экспертиза органнары турында бара.

Кайбер йорт төзүчеләр дәүләти булмаган кадастрлы инженерларга мөрәҗәгать итүләрен таныгач, министрлык тикшерү үткәрергә булган: “Безнең коммерцияле предприятие вәкилләре моны түбәндәгечә аңлатты. Алар эш буенча Техник инвентаризацияләү бюросына йөрергә, документларны дөрес формалаштырырга кирәк, ди. Ә кадастрлы инженер үзе килә һәм кайбер мәсьәләргә күзен йомарга риза”, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры.

“Без Россиядә булдырылган органнарны тикшердек. Бу дәүләти экспертиза түгел. Бүген республикада шундый 17 оешма эшли. Аларның икесе бездә, ә калганнары кая туры килә, шунда теркәлгән. Тикшерүдән соң биредә эсперт нәтиҗәсенә кул куйган бер генә “белгеч”нең дә Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан аккредитацияләнмәгән булуы ачыкланды”, - диде Ирек Фәйзуллин. Чынлыкта бу "эксперт"ларның берсе дә эксперт түгел булып чыга, дип искәртте ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык әзерләнгән материалларны хокук саклау органнарына тапшырырга кушты. “Барлыу ялган экспертларны прокуратурага бирегез!” – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100