news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Фәйзуллин: “Быел да дәүләт программаларының тулысынча үтәләчәге турында ышандырып әйтә алам”

Былтыр республикада барлыгы 2,4 млн. кв.м. торак файдаланылышка тапшырылган

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы төзелеш комплексының 2014 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2015 елга бурычлар билгеләүгә багышланган матбугат конференциясе уздырылды. Анда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Ул министрлыкның 2014 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнары белән таныштырды.

Министр сүзләренә караганда, былтыр республикада барлыгы 2,4 млн. кв.м. торак файдаланылышка тапшырылган (күп фатирлы 193 торак йорт). Шул рәвешле, билгеләнелгән план 100 процентка үтәлгән. 2015 ел программасы буенча да 2,4 млн. кв.м гомуми мәйдандагы торакны (шул исәптән 407,5 мең кв.м. социаль ипотека, 898 мең кв.м. күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча) файдаланылышка тапшыруны күз алдында тотыла.

Республиканың төзелеш министры социаль ипотека программасының киләсе елларда да тормышка ашыралачагын билгеләп, быел әлеге программа буенча 7 меңнән артык фатир төзеләчәге хакында әйтте. Күп фатирлы инвестицион торак программасы кысаларында исә гомуми мәйданы 900 мең кв.м. булган 127 торак йорт файдаланылышка тапшырылачак.

Ирек Фәйзуллин 2013 елдан бирле тормышка ашырыла торган арендалы торак программасына да тукталып узды. Быел аның буенча 70 мең кв. м. мәйданда торак тапшыру ниятләнә. Ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы буенча 56 торак йорт салына, аларның 7се инде әзер, дип сөйләде министр үзенең чыгышында. Былтыр ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы буенча Бөек Ватан сугышы ветеранының 281е фатирлы булган. Быел исә 530 ветеранны торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Агымдагы елда ятим һәм каручысыз калган балалар өчен торак программасы буенча 331 кеше фатирлы булачак. “Яшь гаилә” программасы ярдәмендә былтыр 7 мең 493 гаилә тораклы булган. “Бу юнәлештә финаслау зур түгел, әмма ул бар, эшчәнлек быел дәвам итәчәк”, – дип шәрехләде Ирек Фәйзуллин.

Матбугат очрашуында “Россия гаиләсе өчен торак” программасын гамәлгә ашыру турында да сүз булды. Татарстандагы берничә проект әлеге программага кертелеп, федераль министрлык тарафыннан расланган. Алар Лаеш, Питрәч, Чистай районнарында тормышка ашырыла. Казанның “Салават күпере” торак комплексы да әлеге программага кертелгән.

Быел республикада 10 мең урынга исәпләнгән 73 балалар бакчасы төзеләчәк. Кайбер районнарнарда төзү эшләре башланган инде. Аны августка төгәлләргә планлаштыралар. Агымдагы елда 42 авыл клубы төзеләчәк, 2се төзекләндереләчәк, дип сөйләде министр.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча былтыр 816 йорт рәткә китерелгән. Быел бу программада 42 муниципаль берәмлек (Әтнә, Кайбыч, Чүпрәле районнарыннан тыш) катнаша. Барлыгы 5,9 млн. кв.м гомуми мәйданлы күп фатирлы 999 йортта төзекләндерү эшләре башкарылачак. 241,5 мең кешенең торак шартларын яхшырту планлаштырыла.

Капиталь ремонт программасы буенча 126 мәктәп (аларның 119ы – гомумбелем бирү, 7се – тернәкләндерү мәктәпләре), 16 балалар бакчасы төзекләндереләчәк. Узган елда гамәлгә ашырыла башлаган җәйге лагерьларны ремонтлау программасы нигезендә 13 ял лагеренда төзекләндерү эшләре башкарылган, быел да шул ук сандагы балалар ял итү урыны төзекләнедерелер дип көтелә.

Шәһәр һәм башка торак пунктлар территориясендә спорт мәйданчыклары төзү программасы бер ел дәвамында гына тормышка ашыру планлаштырылса да, яшәүчеләр мөрәҗәгате белән, хәзер ул еллыкка әверелдерелгән. Быел, мәсәлән, аның буенча гомуми 400 млн.сумга 163 спорт мәйданчыгы булдырылачак.

Икътисади тотрыксыз шартларга карамастан, билгеләнгән дәүләт программаларын тормышка ашыру дәвам итә. Алай гына да түгел, аларга яңалары да өстәлә, диде Ирек Фәйзуллин. Бу уңайдан ул парклар һәм скверлар программасын атады. Шуңа барлыгы 1 млрд. сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

“Хәзерге көндә ТР Президенты кушуы буенча кризиска каршы штаблар эшләп килә, республиканың һәр министрлыгы кризиска каршы чаралар әзерли. Әмма быел да дәүләт программаларының тулысынча үтәләчәге турында ышандырып әйтә алам”, – дип ассызыклады республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры очрашу ахырында.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында барган әлеге сөйләшүне тулысынча сайттан карап-тыңлап була: http://www.tatar-inform.ru/video/7451/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100