news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Фәйзуллин авария хәлендәге торактан күчерү буенча яңа программа булачагын әйтте

Программаның моннан алдагы версиясе авария хәлендәге торакның бер квадрат метрын 11 мең сумга сатып алу һәм социаль ипотекада катнашуны күздә тота.

Ирек Фәйзуллин авария хәлендәге торактан күчерү буенча яңа программа булачагын әйтте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин авария хәлендәге торактан күчерүгә бәйле яңа программаны игълан итте. Бу хакта «Татарстан-24» телеканалы порталында хәбәр ителә.

Бүгенге көндә республикада авария хәлендәге 25 мең квадрат метр торак бар. Ирек Фәйзуллин тузган торактан күченүгә мохтаҗ кешеләрнең санын билгеләргә йөкләмә бирде.

Яңа программа рәсми төстә кабул ителгәнчегә кадәр, аның нечкәлекләре хакында хәбәр ителми.

Программаның моннан алдагы версиясе авария хәлендәге торакның бер квадрат метрын 11 мең сумга сатып алу һәм социаль ипотекада катнашуны күздә тота иде. Әмма аннан барлык мохтаҗлар да файдалана алмады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100