news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирек Фәйзуллин: 2019 елда Татарстанда 309 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2018 елда Татарстанда 2 млн 409,9 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган.

Ирек Фәйзуллин: 2019 елда Татарстанда 309 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда 309 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла, бу хакта ТР Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.

"2019 елда республикада 309 ятим баланы 373 млн. 231,9 мең сумлык торак белән тәэмин итү планлаштырыла", — дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Тулаем алганда, яңа ел өчен бүлеп бирелгән бюджет акчаларына 132 гаилә, шул исәптән 5 яки аннан да күбрәк балалы 35 гаилә, "Торак" федераль максатчан программасы буенча 52 яшь гаиләне, "Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" дәүләт программасы буенча 45 гражданны торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

Социаль ипотека программасы буенча агымдагы елга 7803 фатирлы 165 йорт күләмендә инвестиция программасы формалаштырылган.

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2018 елда Татарстанда 2 млн 409,9 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планнан 0,3 процентка артыграк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot