Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирек Динмөхәммәтов – Тукай районы «Гигант» хуҗалыгында иң күп ашлык суктыручы
Ул урак башыннан 1556 тонна ашлык суктырган.
(Тукай районы, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). «Гигант» хуҗалыгы комбайнчысы Ирек Динмөхәммәтовны район җитәкчелеге исеменнән агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Гомәр Хәйруллин бүләкләде, дип яза җирле басма.
Ирек «Гигант» хуҗалыгына гаиләсе белән өч ел элек килгән. Хатыны сыер савучы, үзе механизатор булып урнашкан. Быел уракта икенче елы. Узган җәй иске генә «ДОН-1500» комбайнында эшләгән, быел егетне «Акрос 585» комбайнына утыртканнар. Риф Имамовның әйтүенчә, ул бүген дә биш комбайнчы арасында беренче урында бара. Урак башыннан 1556 тонна ашлык суктырган.
«Гигант» хуҗалыгында барысы 5023 тонна икмәк суктырып алынган. Урып-җыю эшләренең 85 проценты башкарылган. Бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 55,6 центнер уңыш чыга. Яңгырлар аркасында ике көн тукталып торганнан соң гигантлылар урып-җыюны кичә кабат яңартты. Комбайнчылар хәзер язгы бодай басуында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз