news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ире һәм уллары хәрби операциядә булган Бөгелмә хатын-кызларын 8 Март белән котладылар

Ире һәм уллары хәрби операциядә булган  Бөгелмә хатын-кызларын 8 Март белән котладылар
Фото: Бөгелмә муниципаль районының матбугат хезмәтеннән

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче мобилизацияләнгәннәрнең һәм үз теләге белән китүчеләрнең хатыннары һәм әниләре белән очрашты. Барлык хатын-кызлар да мәгариф өлкәсендә эшли. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сезнең яраткан әниләр һәм хатыннар икәнегезне һәрвакыт истә тотуыгызны телим. Һәрхәлдә, сезгә күтәренке рух һәм яхшы кәеф телим. Сезнең бәйрәмегез белән! Булганыгыз өчен рәхмәт!» – диде район башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot