news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ирдәүкә. Мөһаҗирләр» спектакленең генераль прогоны июнь аенда тагын бер күрсәтелә

«Ирдәүкә. Мөһаҗирләр» спектакленең генераль прогоны июнь аенда тагын бер күрсәтелә

Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар» романы буенча куелучы «Ирдәүкә. Мөһаҗирләр» спектакленең генераль прогоны июнь аенда тагын бер мәртәбә күрсәтеләчәк.

«Әлеге спектакльне без Фәрит Бикчәнтәевнең юбилеенда яшерен генә күрсәткән идек. Без аны 9 июньдә тагын бер мәртәбә кунакларга яшерен генә күрсәтәчәкбез», – диде «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү форумы уңаеннан узган матбугат конференциясендә театр директоры Илфир Якупов.

«Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү форумы кысаларында Камал театры репертуарында булган спектакльләрдән «Бию пәрие», «Сәфәр», «Мәхәббәт FM», шулай ук, театр оркестрының «Яңа» программасы күрсәтелә.

«Бөтен катнашучылар өчен кичке программа – бездән», диде Илфир Якупов.

  • Казанда «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү форумы 6 – 12 июнь көннәрендә уза.
  • «Ирдәүкә. Мөһаҗирләр» спектакленед генераль прогоны Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның юбилее уңаеннан күрсәтелгән иде. Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнарын берләштергән спектакль 7 ноябрьдә тәкъдим ителәчәк.
news_right_1
news_right_2
news_bot