news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җирдә яшәүчеләр 4 гыйнварда иң зур Кояшны күрә ала

4 гыйнварда Кояш Җиргә бик якын була. Бу хакта Мәскәү планетариенда хәбәр иттеләр.

Билгеләп үтелгәнчә, бу көнне Җир перигелийда, Кояшка иң якын арада була. Бу безгә 2025 елда Кояшның иң зур дискын күзәтергә мөмкинлек бирә. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Моннан тыш, быел Җирдә яшәүчеләр шулай ук ике тапкыр ай һәм кояш тотылуын көтә.

Ай тотылуы 14 мартта һәм 7 сентябрьдә, ә кояш тотылуы 29 март һәм 21 сентябрьдә көтелә.

Искәртик, кичә Кояшта Х1.2 классы көчле балкыш булган дип хәбәр ителгән иде. Ул Мәскәү вакыты белән 14:39 сәгатьтә теркәлгән. Кояш балкышы 20 минут дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100