Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Җирдә һава температурасына йогынты ясарга мөмкин булган табигый күренеш күзәтелә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Җиргә «Ла-Нинья» – Тын океанда су температурасы түбәнәю белән бәйле табигый күренеш «килде». Бу хакта илнең Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.
Синоптик билгеләп үткәнчә, Ла-Нинья вакытында җылылык океаннан атмосферага, ә ул булмаганда, киресенчә, атмосферадан океанга китә.
Башкача әйткәндә, Эль-Ниньо вакытында Тын океанның экваториаль өлешендә су өслегендә температура кинәт күтәрелә. Нәтиҗә буларак, бу күренеш бөтен планета буйлап һава торышында чагыла. Мондый йогынты апрельгә кадәр сизелерлек була.
Белгеч сүзләренчә, 2025 елда Эль-Ниньо икенче тапкыр кабатланырга тиеш түгел, әмма 100 процент гарантия биреп булмый.
Эль-Ниньо Җиргә соңгы тапкыр 2023 елның маенда «килде» һәм 2024 елның апреленә кадәр күзәтелде. Шул ук вакытта табигать күренеше «киткәннән» соң Җирдә нәтиҗәләр калды – 2024 ел Җирдә иң эссе ел булды, 2023 елда теркәлгән рекорд яңартылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз