Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җирдә G3.33 дәрәҗәсендәге көчле магнит давылы башланды
Җирдә G3.33 дәрәҗәсендәге магнит давылы теркәлгән. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты Кояш астрономиясе лабораториясендә хәбәр иттеләр.
Белгечләрнең мәгълүматларына караганда, геомагнит процесслар якынча бер тәүлеккә соңарган. Җирнең магнитосферасы 24 сәгатькә якын кояш массасы атылулары басымында булган. Атылуларның беренчесе планетага кичә Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьләр тирәсендә килеп җиткән, ләкин башта система бу тәэсиргә каршы тора алган.
«Бүген төн уртасында кояштан килүче җилнең параметрлары аеруча тиз арта башлады һәм планетаара магнит кырының билгесе кинәт үзгәрде», – диделәр лабораториядә.
Кояштагы кабынулар, рентген нурланышның көченә карап, биш класска бүленә: A, B, C, M һәм X. Алар энергосистемаларның эшенә, навигациягә һәм хайваннарның үз-үзен тотышына тәэсир итүче магнит давыллары китереп чыгарырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз