news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җирдә 25 декабрьдә көчле магнит давылы көтелә

25 декабрь көнне Җирдә көчле магнит давылы көтелә. Сәбәбе - бүген булган көчле кояш кабынышы. Бу хакта үзенең телеграм-каналында «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, кояштагы кабыныш интенсивлыгы буенча максималь класс чигенә якын булган. Аның нәтиҗәләре Җиргә көннең икенче яртысында килеп җитәргә мөмкин. Алар, көтелгәнчә, уртача дәрәҗәдәге магнит давылына китерәчәк, ул якынча 8-10 сәгать дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot