news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иранның Шахид-Раджаи портында шартлау сәбәпле, Миңнеханов кайгы уртаклашуын белдерде

Бендер-Аббас шәһәрендә Шахид-Раджаи портында шартлау сәбәпле, Татарстан Рәисе һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашуын белдерде. Матәм телеграммасы Иран Ислам Республикасы Президенты Масуд Пезешкианга җибәрелгән.

«Бендер-Аббас шәһәре портында булган шартлауның фаҗигале нәтиҗәләре белән бәйле рәвештә тирән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу, шулай ук әлеге бәла-каза нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең барысына да тизрәк савыгу теләген җиткерүегезне сорыйм», - диде республика җитәкчесе.

«Бу югалтуларның ачысын уртаклашабыз һәм сезнең һәм Иран халкы белән бергә кайгырабыз», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Шахид-Раджаи портында шартлау кичә көндез булган. Соңгы мәгълүматлар буенча, 25 кеше һәлак булган һәм 1139 кеше яраланган. Булган хәлнең версияләре аерыла. Әлеге хәлгә бәйле рәвештә Россия Президенты Владимир Путин да кайгы уртаклашу белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100