news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иранның Россиядәге илчелеге мәдәният буенча киңәшчесе «Рухи бердәмлек өчен» медаленә лаек

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең күрсәтмәсе белән аның халыкара эшләр буенча урынбасары, мөфти Рушан Әббәсов Иранның Россиядәге илчелегенең мәдәният буенча киңәшчесе Ходжат Кабудины Россия мөселманнарының «Рухи бердәмлек өчен» медале белән бүләкләде. Бүләк Иран Ислам Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Казем Җәләли катнашында тапшырылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике яклы Россия-Иран мөнәсәбәтләрен үстерүгә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән халыкара аренадагы диалогны ныгытуга өлеш керткән өчен», - диелә Россия мөселманнарының рухи лидеры имзалаган Указ текстында.

Үз чиратында, Кабуди әфәнде үзенең хезмәтләрен югары бәяләгән һәм шундый мактаулы бүләк өчен мөфти шәех Равил Гайнетдингә, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенә һәм Россия мөселманнарына рәхмәт белдерде, шулай ук Россия һәм Иран халыклары арасында төрле өлкәләрдәге үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә ышаныч белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100