Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иранның Минаб шәһәрендә һәлак булган укучылар саны 148гә җиткән
Ирандагы башлангыч мәктәпкә һөҗүм корбаннары саны 148 кешегә җиткән. Бу хакта Tasnim агентлыгына таянып, ТАСС хәбәр итә.
Иранның БМО каршындагы даими вәкиле Әмир Саид Иравани элегрәк АКШ һәм Израильнең мәктәпкә һөҗүме нәтиҗәсендә 100 дән артык бала һәлак булган, һәм тыныч халык арасында корбаннар саны үсүен дәвам итә, дип белдергән иде.
Уку йорты илнең көньягында Хормозган провинциясендә урнашкан. Ул 28 февральдә АКШ һәм Израиль һөҗүменә дучар була. Җимерекләр астында һаман да кешеләр кала, эзләү‑коткару эшләре дәвам итә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз