news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иранның Казандагы Генераль консуллыгының яңа бинасы ачылды

Иранның Казандагы Генераль консуллыгының яңа бинасы ачылды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Иранның Казандагы Генераль консуллыгының яңа бинасы ачылды. Ул Седов урамындагы 22нче йортта урнашкан. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Иран тышкы эшләр министры урынбасары Вахид Җәләлзадә катнашты.

«Бу – истәлекле вакыйга. 17 ел элек Иранның Казандагы Генераль консуллыгы оешкан иде. Татарстанга, Генераль консуллыкка бик күп кеше килә, шуңа күрә яңа бина ачу турындагы мәсьәлә алга килеп басты», - диде парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин Россия, шул исәптән Татарстанның Иран белән хезмәттәшлеге күп кенә мәсьәләләр буенча уңышлы үсеш кичерүен билгеләп үтте. «Үзара мөнәсәбәтләрне шактый киңәйттек. Безне дин, икътисади элемтәләр, дөньядагы вакыйгаларга сәяси карашлар якынайта», - дип искәртте ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Казанда узган БРИКС саммитында актив аралашкан дәүләт башлыкларының килештерелгән эше алдагы хезмәттәшлек өчен яңа нигез һәм мөмкинлекләр булдырачагына ышаныч белдерде.

«Хәерле сәгатьтә. Биредә эш кайнап торсын», - дип белдерде Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100