news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иранның Мәшһәд каласындагы күргәзмәдә Татарстанда җитештерелгән продукция тәкъдим ителәчәк

Күргәзмә 2018 елның август-сентябрь айларында үтәр дип көтелә.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Быелның август-сентябрь айларында Иранның Мәшһәд каласында Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе урын алган күргәзмә узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Иранның Казандагы генераль консулы вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч хәбәр итте.

2017 елның декабрендә Казанда Иранның Хорасан-Резави провинциясе җитештерүчеләренең күргәзмәсе оештырылган иде.

«Губернатор әфәнденең Казанга беренче сәфәре барышында ике шәһәрдә дә күргәзмәләр оештыру кирәклеге хакында әйтелгән иде. Казанда Иран җитештерүчеләренең махсуслаштырылган күргәзмәсен үткәрү тәүге адым булды», - диде Алибеман Эгбали Зарч.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot