news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иранның Казандагы Генераль консулы Татарстан мөфтияте эшчәнлеген югары бәяләгән

Камил хәзрәт Сәмигуллин Алибемән Әгбәли Зарч белән очрашкан.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ "). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәте бинасында Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алибемән Әгбәли Зарч белән очрашты. Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәүге очрашу барышында Камил хәзрәт яңа консулга Диния нәзарәтенең эшчәнлеге турында, ислам мәгарифен үстерүгә Татарстанда эшләп килүче дини уку йортлары керткән өлеш хакында сөйләде һәм яңа проектлар белән таныштырды. Аерым алганда, Мөфти нәзарәт тарафыннан Изге Коръәннең яңартылган басмасы дөнья күрүен һәм рус, татар телләрендә яңа тәфсир әзерләнүен хәбәр итте.

Нәзарәт кунагы мөфтиянең эшчәнлеген югары бәяләде һәм киләчәктә дә ике оешманың хезмәттәшлек элемтәләрен ныгытуга ышаныч белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot