news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иранлы кунакларда Болгар ислам академиясе һәм "Хозур-ТВ" телеканалы аеруча кызыксыну уятты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Колшәриф” мәчетендә Иран делегациясен кабул итте.

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Колшәриф” мәчетендә “Астан Кудс Резави” фонды рәисе Сәид Ибраһим Рәиси, “Астан Кудс Резави” фондының Халыкара элемтәләр буенча үзәк директоры Мөхәммәдәли Мөвахеди, “Астан Кудс Резави” фондының Мәдәни оешмасы җитәкчесе Хоҗат Гонабадинәҗад, Иран Ислам Республикасының Казан шәһәрендәге Баш Илчелеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эгбали Зарч Алибеман, Иран Ислам Республикасының Казандагы Баш Илчелеге консулы һәм икътисади мәсьәләләр буенча эксперт Малекоддин Шәфәгать һәм башкалар катнашындагы делегацияне кабул итте. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

Очрашу вакытында Татарстан мөфтие республикабызда ислам дине үсеше турында сөйләде һәм тулы итеп Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырды.

Нигездә мөфти Камил хәзрәт иранлы кунакларга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион ислам кыйммәтләрен торгызу, фән өлкәсендәге уңышлар, мөселман дини мәгарифе һәм җәмгыятькә социаль яктан хезмәт итүгә юнәлдерелгән проектлар буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Иран делегациясендә аеруча Болгар ислам академиясе һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең шәхси “Хозур-ТВ” мөселман телеканалы проектлары зур кызыксыну уятты. Очрашу барышында ике як мөселман язма мирасын торгызу һәм өйрәнү, ислам мәдәнияте һәм каллиграфия өлкәсендә хезмәттәшлек алып бару турында килеште. Мөфти җавап итеп, 2017 елда әлеге басма Сүриянең Вакыфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссия тикшерүен уңышлы үтте. Нәтиҗәдә, Казанда басмага әзерләнгән Кәлам шәриф халыкара стандартларга туры килү турында Таныклык алды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100