news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иранга Израиль һөҗүм итәр алдыннан Казан делегациясе килгән булган

Иранга Израиль һөҗүм итәр алдыннан Казан делегациясе килгән булган
Фото: t.me/sannikovadaria

Казан туризмны үстерү комитеты һәм Татарстан башкаласы туроператорлары делегациясе Иранга Израиль авиаһөҗүм ясаганчы эш сәфәре белән килгән булган. Сәфәр турында кичә Telegram-каналында комитет башлыгы Дарья Санникова сөйләде.

Казан делегациясе маршрутына Ислам Республикасының төп шәһәрләре – Тәһран, Шираз һәм Исфахан керергә тиеш булган.

«Сәфәрнең максаты – ике яклы хезмәттәшлекне үстерү, туризм өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм безнең регионнар арасында туристлар агымын арттыру потенциалын өйрәнү», – дип аңлатты Санникова хәбәрендә.

Израиль Премьер-министры Биньямин Нетаньяху элегрәк Иранга һөҗүм итү ни өчен кирәк булуын Иран Ислам Республикасында тугыз атом-төш коралын җитештерү өчен җитәрлек баетылган уран булуы белән аңлатты. Израиль операциясенең исеме («Народ как лев») Библия Саннар китабына сылтама ясый.

Операция башланганнан алып таң атканчыга кадәр Израиль Хәрби-һава көчләре Иранга карата биш һөҗүм дулкыны оештырган. Ислам Республикасының Натанзе шәһәрендә урнашкан атом-төш программасының зур объекты юк ителгән. Хәрби җитәкчеләр, шул исәптән Иран революциясе Сакчылар корпусы җитәкчесе Хосейн Салами һәм Иран Ислам Республикасы Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы Мөхәммәд Багери, шулай ук берничә атом-төш физигы, шул исәптән Атом энергиясе оешмасының элеккеге башлыгы Ферейдун Аббаси һәм Ислам университеты президенты Азад Мөхәммәд Мехди Техранчи һәлак булган.

Иранның югары җитәкчесе – бөек аятолла Али Хаменеи белдергәнчә, Израиль «каты җәза көтәргә тиеш» һәм «Ислам Республикасы Кораллы көчләренең көчле кулы» дошманны җибәрмәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot