news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иранда хиҗабсыз чыгыш ясаган җырчыга 74 тапкыр камчы белән сугу җәзасы бирелгән

Иран җырчысы Парасте Әхмәдине хиҗабсыз чыгыш ясаганы өчен 74 тапкыр камчы белән сугуга хөкем иткәннәр. Бу хакта Iran International җырчытның адвокаты Мостафа Нили сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, суд башкаручыны әхлак бозуда гаепле дип тапкан. Сәбәбе 2024 елдагы чыгышы булган, ул вакытта җырчы хиҗабсыз чыгыш ясаган.

Басмада билгеләп үтелгәнчә, Әхмәди җырларны җиңсез озын кара күлмәктән, чәчен капламыйча башкарган. Аның белән бергә сәхнәдә ир-ат музыкантлар да булган. Концерт тамашачыларсыз узган һәм интернетта трансляцияләнгән.

Чыгыш Иранда хиҗаб кию таләпләрен һәм хатын-кызларның халык алдында җыр башкаруына чикләүләрне боза дип табылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot