news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иранда самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, Путин кайгы уртаклашу белдерде

Коточкыч фаҗигадә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашабыз, диелгән Россия президенты телеграммасында.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин, Исфаган провинциясендә самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, Иран лидеры Хәсән Рухани исеменә кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коточкыч фаҗигадә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашабыз, дигән Россия лидеры телеграммасында. Ул шулай ук Иран гражданнарына авыр вакытта көчле һәм нык булуларын теләгән.

Aseman Airlines авиакомпаниясенең Тегеран-Ясудж рейсын башкарган самолеты ком буранына эләккән һәм очканнан соң 50 минут узгач, тауга бәрелгән. Һава судносы бортындагы барлык 66 кеше дә һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot