news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иранда самолет һәлакәткә очраганнан соң Казаннан Дубайга рейслар гамәлдән чыгарылмады

Массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан башкаласыннан рейсларны «Украинаның халыкара авиалинияләре» самолеты һәлакәтеннән соң гамәлдән чыгарганнар, дигән мәгълүмат пәйда булды.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Иранда самолет һәлакәткә юлыкканнан соң Казаннан Дубайга рейсларны гамәлдән чыгармаганнар. Бу хакта «Казан» халыкара аэропортының матбугат секретаре Гадел Гатауллин хәбәр итте.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында Украина авиакомпаниясе самолеты һәлакәткә очрагач, Казаннан Дубайга рейсларны вакытлыча гамәлдән чыгарганнар дигән мәгълүмат пәйда булган иде.

«Татар-информ»га Гадел Гатауллин ачыклап узганча, Татарстан башкаласыннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә бер генә рейс да гамәлдән чыгарылмаган.

Фаҗига кичә иртән килеп чыкты. Киевка рейс ясаучы «Украинаның халыкара авиалинияләре» самолеты Имам Хомейни исемендәге аэропорттан очып китү белән җиргә килеп төшә. Авария нәтиҗәсендә 176 кеше һәлак булган. Башлангыч фаразлар буенча, һәлакәт двигательнең төзек булмавы аркасында килеп чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100