news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иранда дүшәмбедән мәчетләрне ача башладылар

COVID-19 коронавирус эпидемиясе башланганнан алып илдә 96,4 меңнән артык кеше авыру йоктырган, шуларның 6,1 меңнән артыгы үлгән.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Иранның кайбер районнарында 4 майдан мәчетләрне ача башладылар. Республика Президенты Хәсән Рухани кризиска каршы эпидемиология штабы утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, илдә коронавирус инфекциясе йоктыру ихтималы минималь булган 132 районда мәчет ишекләре ачылган. Шул ук вакытта, әлеге районнарның хакимиятендә искәртүләренчә, иминлекне тәэмин итү ислам нормалары нигезендә мәҗбүри, шуңа күрә дип тотучыларның намаз уку өчен мәчеткә килүен шарт итеп куймыйлар.

Иран — төбәктә эпидемиологик вазгыять иң начар булган илләрнең берсе. COVID-19 коронавирус эпидемиясе башланганнан алып илдә әлеге инфекцияне 96,4 меңнән артык кеше йоктырган, шуларның 6,1 меңнән артыгы үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100