news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иран вице-президентының Татарстанга килүе көтелә

Аның белән бергә РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко да киләчәк

 (Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Бүген төнлә Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сурен Саттариның, РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко белән берлектә, Татарстан Республикасы башкаласы Казанга килүе көтелә.

Иртәгә олы кунаклар һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында була, Кремльдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән аның резиденциясендә очраша. Соңыннан Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сурен Саттари әфәнде хөрмәтенә Татарстан Президенты исеменнән кабул итү мәҗлесе үткәрелә.

Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында белешмә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot